Икътисад министрлыгында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләре исемлеген яңадан карау эше алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре, район башлыклары һәм Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашты.
Татарстанда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә ирешү буенча 2015 елдан бирле эш алып барыла. Муниципаль берәмлекләр үсешенең төп өлкәләре 26 күрсәткеч буенча бәяләнә. 5 еллык чорда өстәмә 10 күрсәткеч кертелгән. Бу төбәктә федераль күрсәткечләрне, ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү зарурилыгы белән бәйле булган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2010 елдан башлап ай саен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы төзелә. Рейтинг икътисад үсешен, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм һәр муниципаль берәмлектә социаль өлкә торышын сыйфатлый торган 14 абсолют һәм чагыштырма күрсәткечне үз эченә ала.
Хәзерге вакытта рейтингны исәпләү методикасын актуальләштерү һәм аңа кертелгән күрсәткечләрне яңадан карау буенча эш алып барыла.