Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга конкурска гаризалар кабул ителә. Анда коммерциясез оешмалар катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:
1) «Коррупциягә каршы көрәш»;
2) «Гражданлык җәмгыяте һәм иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү, гражданнар хокукларын яклау»;
3) «Мәгариф, яшьләргә граждани-ватанпәрвәрлек һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау»;
4) «Мәдәният һәм сәнгать»;
5 «Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту»;
6) «Гаилә, балачак һәм аналарны яклау, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү»;
7) «Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау»;
8) «Физик культура һәм спорт»;
9) «Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау».
Конкурска гаризалар 2020 елның 23 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында (420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт) кабул ителә.
Конкурс шартлары белән җентекләбрәк сайтта танышырга мөмкин:
https://mtsz.tatarstan.ru/2020-god-4893089.htm
Белешмәләр өчен телефон: (843)557-21-47, (843)557-20-20, (843)557-21-91.
Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алу конкурсы ел саен үткәрелә. Быел гомуми грант фонды 20 млн. сум тәшкил итәчәк.