РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга һәм социаль эшкуарлыкка ярдәм механизмнарын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ил субъектлары рейтингын тәкъдим иткән. Татарстан рейтингның икенче баскычында тора. Беренче урынны Ханты-Манси автономияле округы – Югра алган.
Рейтинг «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә төзелгән һәм түбәндәге категорияләргә бүленгән: лидерлар, лидерлыкка кандидат төбәкләр, урта дәрәҗәдәге төбәкләр, уңышка беренче адымнарын ясаучы һәм иң зур үсеш потенциалы булган төбәкләр.
Бәяләүнең төп критерийлары: 10 мең кешегә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар саны; социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм инфраструктурасын формалаштыру чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән төбәк бюджеты ассигнованиеләренең өлеше, социаль өлкә инновацияләре үзәкләрен дә исәпкә алып, РФ субъекты чыгымнарының гомуми күләмендә; социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең гомуми исәбендә дәүләтнеке булмаган оешмаларда эшли торган хезмәткәрләр өлеше (%); мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы балаларның гомуми исәбендә хосусый мәктәпкәчә белем бирү оешмаларындагы балаларның чагыштырма авырлыгы; мәҗбүри медицина имиятенең территориаль программасын гамәлгә ашыруда катнаша торган дәүләтнеке булмаган медицина оешмаларының тиешле медицина оешмаларының гомуми исәбендәге өлеше; Россия Федерациясе субъектының социаль хезмәтләр белән тәэмин итүче затлар реестрына кертелгән, барлык төр милек формаларындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының гомуми исәбендә дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының чагыштырма авырлыгы (%) һ.б.