«Елның иң яхшы социаль проекты» социаль эшкуарлык өлкәсендә россиякүләм проектлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлаган, ул Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКО тарафыннан хупланып, Россия дәүләт социаль университеты тарафыннан оештырылган.
Конкурс социаль юнәлешле эшчәнлек алып баручы, иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә, гражданның тормыш шартларын яхшыртуга һәм (яки) аның төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итүгә, шулай ук эш белән тәэмин итүгә, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль эшкуарлык субъектлары проектларын эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
Конкурс ике этапта узачак – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә. Конкурста социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны 24.07.200-ФЗ критерийлары нигезендә гамәлгә ашыручы социаль предприятиеләр; КУЭ субъектлары, шулай ук эшчәнлекләре җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшкуарлар; РФ территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, Конкурска социаль эшкуарлык өлкәсендә гамәлдә булган проектларны тапшырган, , шулай ук керем китерүче эш алып баручы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар катнаша ала.
Иң яхшы практикалар «Россиянең социаль эшкуарлыгы» проектлары каталогына кертеләчәк. Шулай ук җиңүчеләр истәлекле бүләккә лаек булачак, аларга проектны алга этәрүдә мәгълүмати һәм финанс ярдәм күрсәтеләчәк.
Конкурс кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү һәм тернәкләндерү өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты;
2) Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты;
3) Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты;
4) Мәдәни-агарту өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты;
5) Сәламәт яшәү рәвеше, физик культура һәм спорт өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты;
6) Социаль туризм өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты;
7) Җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән техник тернәкләндерү чаралары һәм IT технологияләр эшләү өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты;
8) Халыкны эш белән тәэмин итү, социаль актив эшчәнлеккә мохтаҗ затларны җәлеп итү өлкәсендә социаль эшкуарлыкның иң яхшы проекты.
Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен:
1) Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә коммерциясез оешманың иң яхшы социаль проекты;
2) Өлкән яшьтәге кешеләрне карау өлкәсендә проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән коммерциясез оешманың иң яхшы социаль проекты;
3) Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә коммерциясез оешманың иң яхшы социаль проекты.
4) Шәһәр һәм авыл территорияләрен үстерү өлкәсендә коммерциясез оешманың иң яхшы социаль проекты.
Исегезгә төшерәбез, социаль эшкуарлык өлкәсендәге «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия проектлар конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә, узган елдан башлап бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектлары арасына керә. Конкурсны гамәлгә ашыру барышында 3 500 артык проект авторы гариза тапшырган, 50 артык проект Конкурсның федераль этабында җиңүче булган, 1,5 меңнән артык проект Конкурсның төбәк этабы финалисты булган.
Конкурста катнашу өчен гаризаны 2020 елның 25 октябренә кадәр тапшырырга кирәк.
Гариза катгый рәвештә электрон формада биредә тапшырыла.
Word форматындагы гариза монда. Конкурста катнашу өчен гаризалар тутыруда ярдәмне һәм киңәшләрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы структурада – Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә алырга мөмкин.
Конкурсның төбәк вәкиле: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Дыганов Антон Георгиевич, телефон: +7 (903) 342-02-39, электрон адрес: adg1981@mail.ru
Оештыру комитеты: Россия дәүләт социаль университетының Социаль эшкуарлыкны үстерү үзәге, телефон: +7 (495) 255-67-67 (өстәмә 10-11), электрон адрес: crsp.rgsu@gmail.com
Конкурсның төбәк этабы турындагы нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин. Яки сайтта: https://konkurs.sprgsu.ru/