Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» эш төркеменең атналык утырышы узды. Утырышта эшче төркем әгъзалары, Татарстанның муниципаль берәмлекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Татарстан эшкуарлары өчен ЕНВДдан башка салым режимнарына күчү мөһим мәсьәлә булып тора. Эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат җиткерү максатында 8 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә әлеге тема буенча мәгълүмати вебинар узачак. Бу хакта киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Идарә 6 октябрьгә кадәр әлеге тема буенча сораулар кабул итә. Белгечләргә g.kayumova.r1600@nalog.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чарага әзерлек барышында алынган сорауларга аны уздырган вакытта турыдан-туры җавап биреләчәк. Вебинарда катнашу өчен https://events.webinar.ru/8009181/6299105 сылтамасы буенча күчәргә һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән җиргә басарга кирәк.Шулай ук, эшкуарларга уңайлы булсын өчен, Икътисад министрлыгы сайтында эшкуарларга оптималь салым режимын сайлау мөмкинлеген бирә торган методик киңәшләр урнаштырылган.
Киңәшмә кысаларында федераль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары турында да әйтелде. Туризм буенча кэшбэк программасы 2021 елның 10 гыйнварына кадәр озайтылган. Хәзер программада кунакханәләр һәм туроператорлар гына түгел, туризм агрегатлары да катнаша ала. Программаның яңа шартлары буенча кунакханәдә турның яки яшәүнең минималь озынлыгы 4 төннән 2 төнгә кадәр кыскартылган, юлламаның минималь бәясе бүтән чикләнми (элек 25 мең сум иде). Сумманы максималь кайтару бәясе тур бәясенең 20%ын тәшкил итәчәк, әмма 20 мең сумнан да артык түгел (элек 15 мең сум иде). Программаның мәҗбүри шарты – «Мир» картасы белән түләү – элеккечә гамәлдә. Аның өчен кешбэк сәфәр өчен түләгәннән соң автомат рәвештә хисаплана.
Моннан тыш, агымдагы атнада Дәүләт Думасы тарафыннан 2 закон проекты кабул ителгән. Беренчесе (беренче укылышта кабул ителгән) махсус салым режимнарын кулланып, эшкуарлык яки башка эшчәнлектән керем алучы гражданнарга «ипотека каникуллары» бирүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта авыр тормыш хәле булган очракта, алар ипотека каникулларына дәгъва кыла алмый, чөнки эш бирүчедән 2-НДФЛ белешмәсе бирү мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, россиялеләрнең әлеге категориясе кредит буенча түләүләрне кичектереп тору хокукыннан мәхрүм ителгән. Закон проекты махсус салым режимнары кулланыла торган гражданнарга керем кимүен башка документлар белән расларга рөхсәт итә.
Икенче закон проекты нигезендә (өченче укылышта кабул ителгән) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген арттыру каралган.
Хәзерге вакытта ташламалы кредитка бары тик авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш өлеше 70 проценттан да ким булмаган оешмалар һәм эшкәртүчеләр генә исәп тота ала. Федераль закон проектын кабул итүне исәпкә алып, ташламалы кредитлардан үз эшләрен башлап җибәрүчеләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә һәм тармакны үстерүгә акча кертергә әзер булучылар файдалана алачак. Өч елдан соң андый заемчылар авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табышның башка товарларны сатудан кергән гомуми табышның 70 проценттан да ким булмавын расларга тиеш булачак. Моннан тыш, ташламалы кредитларга шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашучылар, аерым алганда, «АСК продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында конкуренциягә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыру турында килешү төзегән компанияләр дәгъва белдерә ала.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшергән вакытта Әлмәт, Арча һәм Менделеевск районнары оешмаларының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турындагы докладлар тыңланды.