Республика товар җитештерүчеләре продукциясен сату өчен яңа базарлар һәм юнәлешләр эзләүдә мөһим механизм булып Экспортка ярдәм үзәге тора. Үзәк экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында – проектның юл картасын эшләүдән алып чит ил партнерларын эзләүгә кадәр – комплекслы ярдәм күрсәтә.
Үзәкнең максаты – эшкуарлык җәмәгатьчелеген экспорт эшчәнлеген алып баруга җәлеп итү һәм инде эшләп килүче экспортерларга ярдәм күрсәтү.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Үзәк ярдәмендә республиканың 132 компаниясе экспортка чыгарылган, шуның нәтиҗәсендә АКШ доллары белән 25,6 млн. күләмендә контрактлар төзелгән. Шул исәптән, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, 38 эшкуар Үзәктә күрсәтелгән хезмәтләр нәтиҗәсендә экспорт контрактлары төзегән. Республика эшкуарлары азык-төлек продуктларын, төзелеш материалларын, медицина билгеләнешендәге продукцияне һәм башкаларны экспортлый.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен Үзәктә презентация һәм башка материалларны чит телләргә тәрҗемә итү буенча да ярдәм күрсәтелә. Продукцияне экспортлау һәм халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру өчен кирәкле таләпләргә туры китерүдә булышлык ителә. Эшкуарлар тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләре буенча чит ил экспертларын җәлеп итү, Россия Федерациясе территориясендә һәм чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыруда ярдәм итү, һәм Үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка хезмәтләр күрсәтү юлы белән дә, консультация ала алалар. Агымдагы елда экспорт юнәлешле 260 эшкуар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Моннан тыш, КУЭның экспорт юнәлешле вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Развитие» микрофинанс продукты эшләнде, ул ярдәм чараларының өстәмә республика пакетына кертелде. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кредит максаты булырга тиеш. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган процент белән - 3-24 айга кадәр срокка 1-5 миллион сумлык микрозайм алырга мөмкин.
Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эре e-commerce мәйданчыклары белән берлектә республика эшкуарлары өчен интернет-киңлектә продукция урнаштыру һәм сату буенча укулар да үткәрелә, шулай итеп республика һәм илдән читтә дә сатып алучылар табу мөмкинлеге тудырыла. Электрон сәүдә каналы халыкара аренада, бигрәк тә пандемия белән бәйле кризис вакытында, сату базарларын киңәйтүнең перспективалы һәм нәтиҗәле инструментларының берсенә әйләнде.
Исегезгә төшерәбез, Үзәк 2012 елның июленнән эшли һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең структур бүлекчәсе булып тора.
Консультация һәм ярдәм сорап Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә яки +7 (843) 222-90-60 (өст. 272, 278) телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Шулай ук консультацияне +79670-116-116 (WhatsApp) мессенджерында яки e-mail: tatexport@yandex.ru аша да алырга була. Үзәкнең эшчәнлеге турында тулырак: www.export-rt.ru.