Быел Татарстанда 3 мәктәп һәм 8 балалар бакчасы ачылды. Әлеге объектлар «Мәгариф», «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның авыл җирендә һәм кече шәһәрләрендә урнашкан 42 мәктәптә матди-техник база яңартылган.
2020 ел ахырына кадәр тагын 3 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, аларда төзү-монтаж эшләре тәмамланган инде, шулай ук ел ахырына педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын даими күтәрүнең 2 үзәгендә ремонт эшләре тәмамланачак.
Шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 2 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы төзелешен 2021 елда тәмамлау һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Моннан тыш, сентябрь башында Казанда сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча яңартылган үзәк эшли башлады, шулай ук Татарстанның 6 гомуми белем бирү мәктәбендә (Минзәлә, Мамадыш, Кама Тамагы, Зеленодольск, Алексеевск, Арча) спорт залларында капиталь ремонт тәмамланган.
Казанда 2020 елда ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы ачылды. Аның территориясендә 94х49 метрлы футбол кыры, хоккей тартмасы, воркаут белән шөгыльләнү зонасы һәм җиңел атлетика секторы урнашкан.
Яр Чаллыда «Юбилейный» ябык йөзү бассейны ачылды – Татарстанда 2020 елда «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән иң зур спорт объекты, анда көненә 600 артык кеше йөзү белән шөгыльләнә алачак. Шулай ук футбол манежы һәм «КАМАЗ» ясалма бозлы ябык шугалак эшли башлаган, анда 700 бала һәм яшүсмер шөгыльләнәчәк.
Шулай ук «Спорт – тормыш нормасы» илкүләм проекты кысаларында Зеленодольск районының Васильево бистәсендә 1 универсаль спорт залы ачылган, Аксубайда һәм Әлмәттә ясалма өслекле һәм җиңел атлетика йөгереш юллары булган 2 футбол кыры булдырылган һәм модернизацияләнгән.
Татарстанның Арча муниципаль районының Яңа Чүриле авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән психоневрологик интернат корпусы ачылды.
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясала, аны ел ахырына тәмамлау планлаштырыла. Республика муниципаль районнарында (Буа, Кукмара, Питрәч, Тукай, Чирмешән) 5 мәдәният йорты төзелеп бетү стадиясендә.
Республиканың 7 районында (Әлки, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Сарман) фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) төзү эшләре тәмамланган, медицина хезмәтләре күрсәтүгә лицензия алу өчен документлар рәсмиләштерү эше алып барыла. Казанда шулай ук балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү эшләре бара. Әлеге чаралар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда «Саба» индустриаль паркында эшчәнлек биналары файдалануга тапшырылды, «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркның өч реконструкцияләнгән эшчәнлек бинасында 13 яңа производство (1 этап) эшләтеп җибәрелде. «Теләче» сәнәгать паркында юл һәм инженерлык инфраструктурасы төзелде. Хәзер «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк төзү проектының икенче этабын гамәлгә ашыру бара.
Моннан тыш, «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш һәм ремонт эшләре бара. Ел ахырына кадәр 52 шәһәр тирәлеген (җәмәгать киңлеген) төзекләндерү, 268,4 км төбәк юлларын һәм шәһәр урамнарын ремонтлау, 12 чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү (Казан, Яр Чаллы һәм Тәтештә), 2 чүплекне (Саба районы, Түбән Кама районы) рекультивацияләү планлаштырыла. Моннан тыш, 2021 елда Минзәләдәге чүплек рекультивацияләнәчәк.
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру график буенча алып барыла. Ел ахырына кадәр барлык планлаштырылган эшләр вакытында тормышка ашырылачак. Илкүләм проектлар кысаларында үткәрелә торган чаралар кеше капиталын үстерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 31,6 млрд. сум юнәлдерү планлаштырыла:
- финанслау буенча килешүләр кысаларында – 26,9 млрд.сум – шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 23,1 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 3,8 млрд. сум;
- Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар – 4,7 млрд. сум.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы 50 федераль (төбәк) проектны гамәлгә ашыруда катнаша, аларны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең тиешле федераль проектлар җитәкчеләре функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары арасында максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча 50 килешү төзелгән.