«Химград» технополисы территориясендә («Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ) индустриаль паркның өч реконструкцияләнгән җитештерү бинасында 13 яңа производство эшләтеп җибәрелгән. Яңа резидент-компанияләр бетон заводлар өчен җиһазлар, агынты суларны биологик чистарту өчен аэрация системалары, инновацияле полимер компаундлар, бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерә, спорт-балык тоту һәм ял итү өчен көймәләр төзи. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 214 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән. «Химград» технополисы территориясендә барлыгы 300 артык резидент эшли, аларда 9000 артык эш урыны булдырылган.
Гомуми мәйданы 15,4 мең кв. метр булган өч җитештерү бинасын реконструкцияләү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектында каралган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында башкарылган.
Быел файдалануга тапшырылган җитештерү биналары – «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк оештыру проектының беренче этабы. Хәзерге вакытта 16,3 мең кв. метр мәйданлы тагын дүрт объект төзелә һәм реконструкцияләнә. Проектның икенче этабын быел тәмамлау планлаштырыла, объектлар 2021 елда файдалануга тапшырылачак.
Индустриаль парклар – ул кече һәм урта бизнеска инфраструктура ярдәме. ТАССРның 100 еллыгына Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы нигезендә, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыру максатында, 100 сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, аларның резидентлары Татарстандагы сәнәгый җитештерү күләменең 10% артык өлешен тәшкил итә. Бүген Татарстанда 80 сәнәгать мәйданчыгында һәм 20 сәнәгать паркында 1497 резидент-компания эшли, аларда 30 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Сәнәгать объектлары резидентларына түбәндәге ярдәм чаралары күрсәтелә: әзер җитештерү биналары, әзер транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы, җир кишәрлекләре, биналар һәм инфраструктура объектлары арендага бирелә яки сатыла, электр энергиясе, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, логистика һәм телекоммуникация хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге.
Моннан тыш, резидентлар инженерлык челтәрләренә бушлай тоташу, дәүләт ярдәме һәм салым ташламалары алуда өстенлекләр ала.
Шулай ук Икътисад министрлыгы тарафыннан сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының идарәче компанияләре һәм резидентлары өчен инженерлык инфраструктурасы, биналар һәм корылмалар төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә ташламалы «Строительство» займын бирү программасы да эшләнде. Моннан тыш, сәнәгать мәйданчыклары һәм паркларның резидентларына һәм идарәче компанияләренә кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү мөмкинлеге дә бар.