Коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлеге белән бәйле вазгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында республика районнарында индустриаль паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Мәсәлән, Саба районында «Саба» индустриаль паркы территориясендә азык-төлек кластеры булдыру планлаштырыла. Анда инженерлык инфраструктурасын проектлау эшләре тәмамланган инде, киләчәктә челтәрләр төзү планлаштырыла. Азык-төлек кластерына 5 предприятие керергә әзер. Хәзер «Саба» индустриаль паркы территориясендә 4 резидент эшли, 50 эш урыны булдырылган. Парк төзелеше «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты кысаларында үткәрелгән, ул кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проект составына керә. 2024 елга «Саба» индустриаль паркында 22 резидент-предприятие урнашачак, ә булдырылган эш урыннары 500 кадәр җиткереләчәк. Саба районында барлыгы 4 сәнәгать мәйданчыгы эшли: «Саба» индустриаль паркы, «Агач эшкәртү» шәхси сәнәгать паркы, «Проминвестхолдингстрой» сәнәгать мәйданчыгы, «Яшел Парк» экотехнопаркы. Резидентлар тарафыннан 500 артык эш урыны булдырылган. 2020 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча резидентларның гомуми җитештерү күләме 415 миллион сум тәшкил итә.
Алексеевск районында бер шәхси сәнәгать мәйданчыгы бар, анда 4 резидент урнашкан. Алар тарафыннан 77 эш урыны булдырылган. Сәнәгать мәйданчыгы ТР Икътисад министрлыгыннан аккредитация алыр дип планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә резидентларга дәүләт ярдәме чаралары күреләчәк.
Балтач районы территориясендә 3 шәхси сәнәгать мәйданчыгы урнашкан: «Балтач» хәләл индустриаль паркы, «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ, «Идарә» ҖЧҖ. Парклар барлык инженерлык инфраструктурасы челтәрләре белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта индустриаль паркларның 100% тутырылуын тәэмин итү өчен инвесторлар эзләү һәм җәлеп итү эше алып барыла.
Югары Осланда сәнәгать мәйданчыклары/парклар юк, әмма сәнәгать зонасы бар, анда 3 завод һәм 7 ШЭ үз эшчәнлеген алып бара. Эш процессларында 350 кеше эшли. Бизнесның уңышлы үсешенә уңайлы логистика да ярдәм итә, сәнәгать зонасы М-7 «Идел» федераль трассасы янында Казаннан ерак булмаган урында урнашкан.
Алабуга районында 2005 елда «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы булдырылган. Махсус икътисад зонасы территориясенең гомуми мәйданы – 3 903,5 Га. Резидентлар саны – 65. «Алабуга» МИЗ территориясендә ике индустриаль парк эшли: «Синергия 1» (зур булмаган производстволар урнаштырылган) һәм «Синергия 2», ул 2020 елның июнендә файдалануга тапшырылды. Резидентларга салым ташламалары, резидентларның үз таләпләре һәм дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктурага бәйле ихтыяҗлары өчен индивидуаль параметрлар белән әзер биналар бирелә. Идарәче компания парк резидентларын тулысынча электр энергиясе, җылылык, су белән тәэмин итү һәм логистика үзәге хезмәтләре белән тәэмин итә.
Апас районында «Апас» шәхси сәнәгать мәйданчыгы, «Промбаза» сәнәгать территориясе, «Зәйнуллина Л.Ф» ШЭ сәнәгать мәйданчыгы эшли. Анда барлык кирәкле инженерлык инфраструктурасы бар: электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләре, КТП кадәр югары вольтлы линияләр төзелгән, су әзерләнгән һәм контроль-үткәрү пункты булдырылган. Сәнәгать мәйданчыклары тулысынча тулыланмаган, шуңа күрә инвесторларны җәлеп итү эше алып барыла.
Киңәшмәдә сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм итүнең яңа чараларына аерым игътибар бирелде. Инженерлык инфраструктурасы объектлары, модульле биналар, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклар территориясендәге башка объектлар төзелешенә «Строительство» заемын алырга мөмкин.
Яңа пакетка шулай ук эшкуарлар арасында популяр булган кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасы да кертелгән. Сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә 5 млн. сумга кадәр процентларны субсидияләү мөмкинлеге бар.