Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның Әгерҗе районында эш визиты белән булды. Министр бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу үткәрде. Бизнес вәкилләре белән сөйләшү барышында икътисад министры эшкуарларның сорауларына җавап бирде, шулай ук яңа өстәмә ярдәм чаралары пакеты турында сөйләде.
Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан 24 августта республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чараларга старт бирелде. Министр билгеләп үткәнчә, бүген ведомство тарафыннан эшкуарларга ярдәм итү чараларын сайлап алу һәм бәяләүгә яңача якын килү формалаштырылган – яңа чаралар пакеты эшкуарларның максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның реаль секторындагы оешмалар да ярдәм ала ала.
Әгерҗе эшкуарларыннан җиткерелгән сорауларның берсе – республикадагы үзмәшгульләр өчен дә ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү. Агымдагы елның июнендә үзмәшгуль гражданнар өчен финанс, мөлкәт, мәгълүмат, консультация һәм белем бирү чараларын, шулай ук «КУЭ корпорациясе» АҖ тарафыннан күрсәтелә торган, хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары файдалана торган чараларны күздә тоткан Федераль закон кабул ителде.
Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан «Һөнәри керемгә салым» сайлаган гражданнарга ярдәм чараларының өстәмә пакетын формалаштыру буенча эш алып барыла. Пакетка финанс, мөлкәт, мәгълүмати-консультация һәм башка хезмәтләр күрсәтүне кертү планлаштырыла, алар агымдагы елның көзендә федераль норматив-хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертелгәннән соң билгеле булачак.
Министр эш сәфәре барышында Әгерҗенең Локомотив депосында булды. Транспорт узелы Горький тимер юлы полигонында конкурентлыкка сәләтле транспорт бизнесының нәтиҗәле үсешен тәэмин итә, аның төп үзәге – йөкләр һәм пассажирлар ташу бурычларын куркынычсыз һәм нәтиҗәле үтәү. Моннан тыш, депо барлык эшчәнлек циклы дәвамында заказчыларның авыр хәрәкәттәге составына сыйфатлы хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм айга 130 артык локомотив секциясенең агымдагы ремонтын тәэмин итә. Депо инвестицияләр җәлеп итеп актив үсә, 2019 елда гомуми бәясе 5 млрд сумнан артык булган 24 яңа локомотив сатып алынган, ә агымдагы елда – тагын 17.
Министр район бюджетын формалаштыручы предприятиеләрнең берсе – «Әгерҗе ит комбинаты»нда булды. Комбинат ит продукциясен эшкәртү өлкәсендә 2011 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны 200 кешедән артып китә. Компаниянең җитештерү мәйданнары «Агрыз-Развитие» сәнәгать мәйданчыгында урнашкан. Продукцияне төп кулланучылар – илнең дәүләт һәм муниципаль предприятиеләре. Комбинат вәкилләре икътисад министры белән предприятиене үстерү планнары, аерым алганда, ит продукциясен җитештерү һәм саклау өчен югары җитештерүчән җайланмалар сатып алу буенча планнары белән уртаклашты.