Бүген 78 меңгә якын татарстанлы үзмәшгуль буларак теркәлгән

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген 78 меңгә якын татарстанлы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Моннан тыш, илнең башка субъектларында теркәлгән тагын 8,6 мең чит ил гражданины республиканы үз эшчәнлеген алып бару төбәге итеп сайлаган. Агымдагы елда, 1 августка, Татарстан үзмәшгульләре тарафыннан 154,8 млн. сум салым түләүләре түләнгән.

Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада үзмәшгуль кешеләрнең иң популяр эшчәнлек төрләре – пассажир ташу, фатирларны арендага бирү, консультация бирү, репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама. Исегезгә төшерәбез, сынау елы нәтиҗәләре буенча Татарстандагы үзмәшгуль кешеләр һөнәри керемгә салым рәвешендә 142,8 млн сум акча түләгән иде.

Шулай ук гамәлдәге үзмәшгульләр өчен дә, яңа теркәлгәннәре өчен дә бер МРОТ күләмендә (12 130 сум) «салым капиталы» бирелә, аның хисабына республика үзмәшгульләре быел, үз керемнәрен саклап калып, үз акчаларын җәлеп итмичә генә, хокук кырында эшләп, салым түләүләрен үткәрә алачак. Әлеге салым капиталы автомат рәвештә 10 мең сум күләмендә бирелә торган гамәлдәге «салым бонусы»н арттыра.

Үзмәшгуль сыйфатында теркәлү юлы белән үз бизнесларын легальләштерүгә стимул бирү – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектында каралган «Бизнес алып бару шартларын яхшырту» төбәк проектының төп максаты.

Хәзер Татарстандагы үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәге һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурс белгечләреннән мәгълүмати-консультацион ярдәм алырга мөмкин. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, республикадагы үзмәшгульләр өчен бизнес алып бару буенча семинарлар үткәрелә, алар өчен республика биржа мәйданыннан файдалану мөмкинлеге ачыла.

Шулай ук һөнәри керемгә салым режимын сайлаган гражданнар өчен Wildberries сәүдә мәйданчыгында алар продукциясен Татарстаннан читтәге базарларга чыгару өчен укулар да оештырылды. Уңышлы мисаллар бар, әйтик үзмәшгуль Л.Р. Базукова үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта интернет-ритейлер мәйданчыгында теркәлгән һәм шуннан бирле кулдан эшләнгән керамика хезмәтләрен сайт ярдәмендә уңышлы гына сата.

2020 елның 8 июнендә үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә торган федераль дәрәҗәдә закон кабул ителде. Ярдәм чаралары арасында – ташламалы финанс инструментларын киңәйтү, өйрәтү программаларын арттыру, маркетинг хезмәте күрсәтү.

Әлеге ярдәм чаралары агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында федераль норматив-хокукый актларга тиешле үзгәрешләр керткәннән соң билгеле булачак. Закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм ярдәм чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру, гражданнарны легаль эшкуарлык мохитенә җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International