Татарстанның 7 меңнән артык эшкуары Икътисад министрлыгы һәм e-commerce базарының эре вәкилләреннән өйрәтү вебинарларында катнашкан

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Республика җитештерүчеләре өчен продукцияне Россия һәм чит ил базарларына чыгару, сату каналларын киңәйтү, җирле товар белән тәэмин итүчеләр товарларын интернет-мәйданчыкларга чыгару юлы белән транспорт һәм логистика чыгымнарын киметү буенча яңа мөмкинлекләр ачыла. Агымдагы елда Икътисад министрлыгы e-commerce базарының эре вәкилләре белән берлектә 6 укыту вебинары үткәрде, аларда Татарстанның 7 меңнән артык эшкуары катнашкан.

Электрон сәүдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына сату тарихыннан башка гына һәм базар өлешенә дә карамыйча эш башлау мөмкинлеген бирә. Шул ук вакытта маркетплейста урнаштыру федераль сәүдә челтәрләренә караганда күпкә җиңелрәк, бу исә кибет киштәләре белән чагыштырмача продукциянең киңрәк ассортиментын тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.

Узган атнада Зеленодольскта Wildberries товар тарату үзәген ачу тантанасында Татарстан эшкуарларының уңышлы тәҗрибәсе буенча мисаллар китерелде. Республиканың үзмәшгуль халкы, шәхси эшкуарлар һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр онлайн-мәйданчыкларда төрле товарлар: азык-төлек продуктлары, кием-салым, йорт өчен товарлар сата. Мәсәлән, «Селекшн Фуд» ҖЧҖ кокос һәм көнҗет белән «Dr. Finik» дигән хөрмә кәнфитләрен җитештерә һәм Татьяна Бакальчук мәйданчыгы аша сата. Үзмәшгуль Л.Р. Базукова үзизоляция режимы вакытында Wildberriesга теркәлгән һәм шуннан бирле сайт ярдәмендә кулдан эшләнгән керамика сата.

Агымдагы елда Икътисад министрлыгы, e-commerce базарының эре вәкилләре – Wildberries һәм Ozon компанияләре белән берлектә, маркетплейсларда бизнес төзүгә һәм товарларны мәйданчыкка этәрү һәм урнаштыру инструментларын өйрәнүгә юнәлдерелгән 6 укыту вебинары үткәрде. Аларда Татарстанның 7 меңнән артык эшкуары катнашкан.

Укыту чаралары онлайн-ритейлерлар белән эшләүнең башлангыч этабында эшкуарлар очраша торган кыенлыкларны минимальләштерүгә юнәлдерелгән: кирәкле сертификатлар һәм рөхсәт документлары, алга таба кызыктыру стратегиясе, товарны маркетплейска кадәр китереп җиткерүне тәэмин итү, бәяләрне контрольдә тоту. Шулай ук вебинарлар КУЭ субъектларына шәхси кабинет эшенең техник нечкәлекләрен һәм товарны төрү өлешендә мәйданчыкларның кагыйдәләрен ачыклау мөмкинлеген бирә.

Продукцияне электрон сату каналлары аша сатучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, даими белем бирү чараларына өстәп, сәүдә мәйданчыкларында урнаштырыла торган продукцияне алга этәрү һәм сертификацияләү буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан хезмәтләр күрсәтү каралган. Чаралар Татарстан икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән яңа Республика ярдәм чаралары пакетына кертелгән.

Аерым алганда, Татарстан җитештерүчеләренә үзләре җитештергән продукцияне сертификацияләү буенча 300 мең сумнан артмаган бушлай хезмәт күрсәтелә, шулай ук аларга 100 мең сумга кадәр онлайн-мәйданчыкларда товарларны бушлай алга этәрү хезмәте дә күрсәтелә. Финанс чараларын алу өчен гаризаны Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондында түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Петербург урамы, 28. Республикада гамәлдә булган барлык ярдәм чаралары буенча бизнес өчен консультация 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International