334 артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты финанс ярдәме алган.
2020 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды 334 микрозайм биргән. Эшкуарлар 552,4 млн сумлык финанс ярдәме ала алган.
Микрозаймнарның күбесе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшкуарларга бирелгән (122 микрозайм). Шулай ук җитештерү өлкәсенә (70 микрозайм), күпләп (40 микрозайм) һәм ваклап сату (37 микрозайм) оешмаларына, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче предприятиеләргә (32 микрозайм) һәм төзелеш оешмаларына (32 микрозайм) да финанс ярдәме күрсәтелгән.
185 микрозайм КУЭ субъектларына «Бер процентлы» ташламалы микрозайм программасы буенча 206,2 млн. сум күләмендә бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1% микрозайм агымдагы елның апреленнән бирелә башлады. Ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган Республика чаралары пакетына кертелгән һәм икътисадның зыян күргән тармакларына кертелмәгән, ләкин тискәре кризис нәтиҗәләрен үзләрендә тойган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен билгеләнгән.
«Татарстан Республикасы КУЭ субъектларының финанс ресурсларыннан, шул исәптән ташламалы финанслаудан файдалана алу мөмкинлеген киңәйтү» төбәк проекты нигезендә, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проект кысаларында бизнесменнарга финанс ярдәме күрсәтелгән.