Электрон формада патентлар алу турында федераль закон кабул ителгән

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

«Россия Федерациясе Гражданлык кодексының дүртенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 20 июлендәге 217-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә үзгәрешләр кабул ителгән, алар ярдәмендә мөрәҗәгать итүчеләр электрон формада патент алырга мөмкин, шулай ук интеллектуаль милек объектларын теркәгәндә өч үлчәмле модель материалларын терки алачак.

Кертелгән төзәтмәләр «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Санлы мохитне норматив җайга салу» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында интеллектуаль милек объектларын дәүләт теркәвенә алу системасын камилләштерү, шул исәптән экспертиза срокларын кыскарту һәм аның сыйфатын арттыру максатларында әзерләнгән.

РФ Гражданлык кодексына кертелә торган төзәтмәләр нигезендә, яшерен уйлап табылган әйбер патентыннан тыш, саклык документлары аларны ихтыярга карап, кәгазьдә алу мөмкинлеген саклап, электрон формада бирелә башлаячак.

Моннан тыш, гариза бирүчеләр интеллектуаль милек объектларын дәүләт теркәвенә алуга гариза материалларына аларның өчүлчәмле модельләрен дә теркәп куя алачак. Уйлап табылган әйберләр, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре һәм товар билгеләре турында сүз бара.

Гариза бирүче тарафыннан гаризада тәкъдим ителгән өч үлчәмле модельләр Роспатент тарафыннан интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә генә файдаланылачак. Өч үлчәмле модельләрне бастырып чыгару күздә тотылмый.

Республиканың Икътисад министрлыгы цифрлы сервисларны һәм электрон документ әйләнешен актив гамәлгә кертүгә ярдәм итә. Инноваторлар һәм уйлап табучылар өчен грантлар алу һәм саклык документларын рәсмиләштерү буенча семинар-укулар, консультацияләр үткәрелә.

Республикада интеллектуаль милекне үстерү өлкәсендәге электрон сервисларны җәелдерү максатында, ТР Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП (https://patentrt.ru/) ярдәмендә «ТатПатент» цифрлы платформасы оештырылган, ул – проект һәм патент офисларыннан башлап конкурслар һәм грантларга гаризалар төзү сервисларына кадәр – әһәмиятле юнәлешләрне берләштерә, шулай ук интеллектуаль милек объектларын теркәгәндә ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә «ТатПатент» базасында Татарстан фәнни-тикшеренү институты базасындагы патент офисы белән хезмәттәшлек итү һәм патент бирү өчен экспертиза әзерләүдә документларны онлайн-бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Кабул ителгән федераль закон тексты белән биредә танышырга мөмкин:  http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202007200027?index=0&rangeSize=1

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International