Кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруда эшче төркемнең төп бурычы – ярдәмне конкрет адресатларга вакытында җиткерү

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» атналык киңәшмә узды. Анда республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Киңәшмәне икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләде, ул билгеләп үткәнчә, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруда эшче төркемнең төп бурычы – федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә торган ярдәмне конкрет адресатларга җиткерү.

Киңәшмәнең көн тәртибендә агымдагы атнада кабул ителгән яңа ярдәм чаралары буенча берничә норматив хокукый акт бар иде. Аерым алганда, агросәнәгать комплексына кагылышлы яңа ярдәм чарасы – ташламалы креди алган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр түләү буенча кичектереп торудан файдалана ала. Кыска вакытлы кредитлар өлешендә (1 елга кадәр) КУЭ субъектлары булып торган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре займнан файдалану срогын бер елга озайта һәм шул ук чорга исәпләнгән процентлар буенча түләүләрне кичектерә ала. Әгәр кредитны түләү срогы 2020 елда уза икән, шушы мөмкинлектән файдаланырга була. Инвестиция кредитлары өлешендә (2дән 15 елга кадәр) аларны алучылар процентлар буенча да, 2020 елга төп бурыч буенча да түләүләрне кичектерүгә дәгъва итә ала.

Көн тәртибенә чыгарылган өченче чара – РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан файдалануга торак тапшыруны тәэмин итү өчен инфраструктура оештыруга Россия Федерациясенең 20 субъекты бюджетларына субсидияләр бирү өчен 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирү. Субсидияләр «Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында бирелә. Акчалар җылылык челтәрләре, су, канализация үткәрүгә, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотылачак, бу 600 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы өчен субсидия күләме Казанда ике мәктәп төзелешенә 972 млн. сум күләмендә каралган.

Шулай ук киңәшмә кысаларында Питрәч, Саба һәм Зәй районнарының халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрен яңадан торгызуны тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, икътисадны үстерү һәм озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләр турындагы докладлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International