Татарстанда үзмәшгуль сыйфатында 72 500 артык гражданин теркәлгән

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен салым режимын кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе булды. Республика эшкуарлары үзмәшгуль сыйфатында бизнес алып баруның уңайлы һәм гади булуын бәяләгән, әлеге статуста теркәлгән 72 624 гражданин шул хакта раслый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1 июльдән башлап, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын Россиянең элек экспериментка кертелмәгән барлык субъектларында да кертергә рөхсәт ителә.

«Һөнәри керемгә салым» эшкуарлык эшчәнлеген минималь чыгымнар белән легальләштерергә һәм аны гадирәк режимда алып барырга хокук бирә. Ялланган хезмәткәрләре булмаган, еллык әйләнеше 2,4 млн сумнан артмаган шәхси эшкуарлар өчен үзмәшгуль сыйфатында теркәлү үз эшчәнлеген салым өлешендә оптимальләштерү мөмкинлеген бирә. Бу өстенлекләрне бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән 72 624 үзмәшгуль кеше бәяләгән. Бу санда Россиянең башка төбәкләрендә теркәлгән, әмма үз эшчәнлекләрен алып бару өчен Татарстан территориясен сайлаган чит шәһәр гражданнары исәпкә алынмаган әле. Андыйлар – тагын 8500 якын кеше.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан республикада үзмәшгульләр саны 15 меңнән артып киткән.

Хәзерге вакытта үзмәшгульләр өчен бизнес алып бару буенча финанс һәм мәгълүмат ярдәме каралган. Әйтик, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 1431-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны каплау өчен, 1,6 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада үзмәшгуль гражданнарга 140,0 млн. сум тирәсе субсидия түләнгән.

Шулай ук гамәлдәге үзмәшгульләр өчен дә, шулай ук яңа теркәлгәннәре өчен дә бер МРОТ күләмендә (12 130 сум) «салым капиталы» бирелә, аның хисабына үзмәшгуль гражданнар  быел, үз керемнәрен саклап калып, үз акчаларын җәлеп итмичә генә, хокук кырында эшләп, салым түләүләрен үткәрә алачак. Әлеге салым капиталы автомат рәвештә 10 мең сум күләмендә бирелә торган гамәлдәге «салым бонусы»н арттыра.

Салым капиталы 2020 елның 1 нче июленнән 31 нче декабренә кадәр түләнергә тиешле салым өчен бирелә. Салым капиталы автомат рәвештә күчерелә, салым капиталы күчү турындагы мәгълүмат шәхси кабинетта яки «минем салым» мобиль кушымтасында чагылдырыла.

Шулай ук һөнәри керемгә салым режимын сайлаган гражданнар өчен Wildberries сәүдә мәйданчыгында алар продукциясен Татарстаннан читтәге базарларга чыгару өчен укулар да оештырылды.

Татарстандагы үзмәшгульләр өчен «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге»ндәге «Минем бизнес» үзәгендә һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурс белгечләреннән түләүсез консультация ярдәме күрсәтелә. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International