Wildberries компаниясе Татарстан эшкуарларына маркетплейста бизнесны эшләтеп җибәрү турында сөйләячәк

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, e-commerce Wildberries базарының эре вәкиле белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен «Welcome-тренинг: Wildberries маркетплейсында бизнесны ничек төзергә» дигән семинар-уку әзерләгән. Вебинар 2020 елның 27 июлендә 11:00 сәгатьтә узачак.

Вебинар программасы электрон мәйданчык эшенең принциплары һәм өстенлекләре белән танышуга, китертү һәм сату белән идарә итү өлешендә маркетплейс мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Эшкуарлар һәм үзмәшгуль гражданнар маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә товар әйләнешен ничек күтәрергә кирәклеген беләчәк.

Вебинарда үз бизнесларын онлайн-киңлектә башларга ниятләгән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр катнаша ала – мондый эшкуарлар өчен Wildberries компаниясе товарларны теркәп, мәйданчыкка урнаштыруның гадиләштерелгән механизмын әзерләгән.

Белем бирү семинары барышында эшкуарлар шулай ук чаттагы модераторга үз сорауларын да бирә ала.

Вебинар 2020 елның 27 июлендә 11:00 сәгатьтә узачак.

Белем бирү вебинарында катнашу һәм электрон почтага тиешле сылтама алу өчен сайтта теркәлергә кирәк:

https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1354025/

Исегезгә төшерәбез, Wildberries – Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры, ул базарда 15 ел эшли. Компаниянең эшчәнлек географиясе җиде илне үз эченә ала: Россия, Польша, Словакия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан. Wildberries әйләнеше 2019 елда 88% артып, 223,5 млрд сумга җиткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International