Татарстанда 8400дән артык җәмәгать туклануы һәм ваклап сату предприятиесе эшли башлады

2020 елның 21 июле, сишәмбе

15 июльдән Татарстанда ваклап сату объектлары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эшли башлады. Республиканың муниципаль берәмлекләре мәгълүматлары буенча, чикләүләрне бетерү 8482 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар (хезмәткәрләрнең гомуми саны 42 642 кеше) эшен яңартуга ярдәм иткән.

«Җәмәгать туклануы предприятиеләрен ачу, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү эшчәнлеге оешмаларга килүчеләр белән тыгыз һәм озак вакытлы бәйләнешләрне күздә тота. Биредә 15 июльдән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга профилактика һәм дезинфекция чаралары үткәрүгә субсидияләр бирү буенча яңа ярдәм чарасын гамәлгә ашыра башлау үз вакытында башкарыла», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, республикада 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшкуар йогышсызландыру чаралары сатып алу өчен субсидияләргә дәгъва итә ала. Субсидияләр персоналның һәм килүчеләр (клиентлар) арасында тыгыз һәм озак бәйләнешләрне күздә тоткан оешмаларга һәм, димәк, профилактик чараларны тәэмин итүгә зур чыгымнар күздә тоткан оешмаларга биреләчәк.

Шулай итеп, чарадан өстәмә белем бирү өлкәсендә, физкультура-савыктыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерциясез оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары), санатор-курорт оешмалары файдалана ала. 15 июльдән, Татарстан муниципаль берәмлекләре мәгълүматлары буенча, эшкуарлардан субсидияләр алу өчен салым органына 747 гариза бирелгән.

Субсидия күләме профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрү максатларында чыгымнар өчен акча суммасы буларак билгеләнгән:

- башта 15 мең сум күләмендә;

- һәм агымдагы, 2020 елның маенда хезмәткәрләрнең санына тапкырланган 6,5 мең сум күләмендә тәшкил итәчәк.

Ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлар, үз чиратында, 15 мең сум күләмендә субсидия алачак.

Субсидия алу өчен гаризаны электрон формада салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк, субсидиягә гариза 2020 елның 15 августына кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International