Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» традицион атналык киңәшмә узды. Анда республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Киңәшмәне икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкләде.
Көн тәртибенә күчәр алдыннан, Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, дүшәмбе көнне Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышы узган, аның кысаларында РФ Президенты тарафыннан төп карарлар яңгыратылган. Аерым алганда, указ проекты әзерләнәчәк, анда 2030 елга кадәр илкүләм үсеш максатларын беркетәчәкләр, указ нигезләмәләреннән чыгып, өч ай эчендә илкүләм проектларга төзәтмәләр кертеләчәк, шул ук вакытта гамәлләрнең гомуми илкүләм планы чаралары да илкүләм проектларга кертеләчәк.
Шулай ук министр 15 июльдән башлап эшчәнлеге персонал һәм кунаклар (клиентлар) белән озак вакытлы бәйләнештә булуны күздә тоткан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрүгә ярдәм итү –субсидия бирү буенча яңа чараның гамәлгә ашырыла башлавы турында да искәртеп узды.
Республикада турыдан-туры түләүсез ярдәм алуга гомуми 33 мең хезмәткәре булган 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшкуар исәп тота ала. Субсидия 2020 елда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен санитария-эпидемиология таләпләрен тәэмин итүгә бәйле профилактика һәм дезинфекция чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер тапкыр бушлай нигездә бирелә. Субсидия алу өчен республика эшкуарларына гаризаны электрон формада салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк, субсидиягә гариза 2020 елның 15 августына кадәр кабул ителә.