Стратегик инициативалар агентлыгының «Смарт.Эволюция» россиякүләм конкурсында биш номинациядә җиңү яулаучылар билгеле. Чараның максаты Россиядә социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча кызыклы тәҗрибәләрне һәм кризиска каршы чишелешләрне ачыклаудан гыйбарәт. «Смарт.Антивирус» номинациясендә Татарстаннан табибларны йөртүче «Яндекс.Такси» проекты җиңү яулаган.
Алга таба Covid-19 таралуына юл куймас өчен, өйгә барып медицина ярдәме күрсәтүче табибларга пандемиягә бәйле шартларда артып киткән йөкләнеш аркасында нәтиҗәле хезмәт күрсәтү мәсьәләсе килеп туды. Татарстанның иң яхшы тәҗрибә концепциясе пациентларның өйләренә бара торган табиблар һәм медицина персоналы «Яндекс.Такси» кушымтасы аша, «Медик» дигән махсус тариф буенча автопарктан бүлеп бирелгән автомобильгә заказ бирүне күздә тота. Табиблар өчен сервис график буенча 8.00-18.00 сәгатьләрдә эшли, шулай ук партнер-шоферларга көн саен автомобильне йогышсызландыру вакыты да (1 сәгать) компенсацияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Медик» тарифыннан бары тик табиблар гына файдалана ала, ә юл өчен түләүне төбәк бюджет хисабыннан башкарырга кирәк.
Исегезгә төшерик, «Смарт.Антивирус» номинациясе кешеләр тормышын коронавирус пандемиясе шартларына яраклаштыруга, шулай ук аның нәтиҗәләрен локальләштерү һәм юкка чыгаруга юнәлтелгән чишелешләрне һәм методикаларны үз эченә ала иде. Катнашу өчен медицина ярдәме күрсәтү, читтән торып эшләү яки укытуны оештыру, кризис шартларында сәнәгатькә һәм бизнеска ярдәм итү буенча да проектлар кабул ителгән. Татарстан проекты номинациядә беренче урын өчен 500 мең сум күләмендә призга лаек булган.
Конкурска Россиянең 70 төбәгеннән барлыгы 542 гариза килгән. Татарстаннан конкурста катнашуга 16 гариза бирелгән. Финанс ярдәменнән тыш, СИА барлык җиңүчеләргә дә эксперт һәм оештыру ярдәме күрсәтәчәк. Агентлык, шулай ук, төбәк яки тулаем ил өчен системалы файда бирәчәк, әзер проектлар буларак таратылырга мөмкин булган практиканы алга этәрәчәк һәм ярдәм күрсәтеп торачак.