«Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә» бизнес белән идарә итү программасын тәмамлаучылар, COVID-19 пандемиясе белән бәйле кризиска җавап итеп, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлык фабрикасы тарафыннан башлап җибәрелгән уку нәтиҗәләре буенча үз кейсларын тәкъдир итте һәм икътисадның төрле тармакларында кризиска каршы технологияләрне кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белем алып чыгучыларны курсның уңышлы узуы белән котлады.
Программаны узган 6 кеше үз мисалларында авыл хуҗалыгы, җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә кризиска каршы технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай итеп, курс ярдәмендә эшкуарлар инвестицияләр җәлеп итә, бизнес алып бару алымын системалаштыра, табышны арттыра, продукцияне алга этәрүнең эш механизмнарын ала алган. Чыгыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар эксперт комиссиясеннән, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Эшкуарлык фабрикасы» проектына нигез салучы Айдар Булатов, КФУ проректоры Марат Сафиуллин һәм бизнес вәкилләре составында, кире элемтә алды. Чара кысаларында төбәктә программаның нәтиҗәлелегенә йомгак ясалды, шулай ук Татарстанда гомуми икътисадый вазгыятькә һәм эшкуарлык климатына бәя бирелде.
«Безнең өчен, кыенлыклар булуына карамыйча, республикада оптимизм хисен югалтмыйча, клиентлар белән хезмәттәшлек итүнең яңа чылбырларын төзеп, эш урыннарын саклап калучы һәм үз проектларын алга таба үстерү өчен мөмкинлекләр таба торган эшкуарларның булуы әһәмиятле. Үз эшең белән шөгыльләнү – ул, чыннан да, хөрмәткә һәм төрле яклап ярдәмгә лаек зур хезмәт. Нәкъ менә шуңа күрә безнең өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Эшкуарлык фабрикасы»ның уртак программасы эшкуарлар өчен ярдәм һәм бизнесны трансформацияләү этабы булып торуы мөһим», – дип билгеләп үтте министр.
Исегезгә төшерәбез, «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә» программасы Татарстанда 2020 елның 1 апрелендә эшли башлаган иде. Проект эшкуарларны кризис шартларына тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм 25 онлайн-дәрестән торды, аларның спикерлары булып төбәк һәм федераль хакимият вәкилләре, шулай ук Россиянең топ-компанияләре (Wildberries, OZON, KPMG) чыгыш ясады. Курсны башлап җибәргәннән бирле республиканың 52 000 артык бизнес вәкиле караган. Үз чиратында, программа буенча 625 кече һәм урта эшкуарлык вәкиле белем алган. Курс узганнан соң, үзмәшгульләр сыйфатында 66 кеше теркәлгән, курсны тәмамлаган 10 кеше шәхси эшкуар булган, башкалары ҖЧҖ яки КФХ кебек үз бизнесын ачкан һәм теркәгән.
Дәүләт һәм бизнесның җайга салынган бәйләнешендә эшләү Татарстан Республикасы территориясендә даими нигездә мондый практикаларны гамәлгә кертүгә ярдәм итә, бу, һичшиксез, кече һәм урта бизнесның актив масштабына, шулай ук ил икътисадын үстерүгә ярдәм итәчәк.