Технопарк оешмалары милкенә салым буенча ташламалы салым ставкасының гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылган

2020 елның 17 июле, җомга

16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында»гы закон проектын караган һәм беренче укылышта ук кабул иткәннәр.

Закон проекты, биналарны ташламалы шартларда арендалау мөмкинлеге бирү өлешендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары нигезендә инновацияле проектларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән технопарклар (индустрия парклары), инновацияле-технология үзәкләре өчен оешмалар милкенә салым буенча 0,5 процент күләмендә ташламалы салым ставкасының гамәлдә булу чорын 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтуга юнәлдерелгән.

Милек салымы буенча салым ташламасы технопаркларның һәм индустрия паркларының идарәче компанияләренә үз резидентларына ташламалы (киметелгән) аренда ставкасы буенча биналар һәм җир участоклары бирү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең минималь бәясен саклап калу мөмкинлеге бирә. Салым ташламаларыннан файдалану нәтиҗәсендә янга калган акчалар шулай ук мәйданчыкларның инфраструктурасын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелә, шуның белән аларның өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә, бу резидентларның уңышлы эшләвенең төп шарты булып тора.

Мәйданчыкларның күбесе кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган резидентлар белән тулылануы эш урыннары санын, шулай ук инновацияле товарлар һәм хезмәтләр җитештерү күләмен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International