ТР Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-техник үзәге» ДУП интеллектуаль милек базарын үстерү программасы чараларында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

«2014 - 2024 елларга Татарстан Республикасында икътисадны үстерү һәм инновацияле икътисад» дәүләт программасының  « 2016-2021 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» ярдәмче программасының «Предприятиеләрнең интеллектуаль милегенә хокуклар белән идарә итү системасы оештыру» чарасын гамәлгә ашыру максатларында 2020 елда, 15 нче июльдән башлап 14 нче августка кадәр, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары арасында конкурс нигезендә сайлап алу игълан ителә.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына өч республика предприятиесе өчен интеллектуаль милеккә хокук белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын (СУИС) гамәлгә ашыру буенча оештыру-техник һәм норматив база булдыру эшләре каралган.

СУИС предприятиенең интеллектуаль милек объектлары буенча мәгълүматтан файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итәргә, шулай ук инвентаризация үткәрергә һәм аларны куллану һәм коммерцияләштерү буенча хисап документларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта система сынап карала һәм республиканың 14 предприятиесендә эш процессына кертелә.

Программаның операторы һәм чараны башкаручы – «Татарстан фәнни-техник үзәге» ДУП.

Конкурс аша сайлап алуда катнашу өчен, үзгәрми торган форматта электрон почтага электрон рәвештә гариза бирергә кирәк suis.info@yandex.ru.

Чарада катнашучы предприятиеләрне/оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алу турындагы нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин. 

Конкурс аша сайлап алу турында рәсми мәгълүмат «Татарстан фәнни-техник үзәге» ДУП сайтында китерелгән:  www.tcnti.ru һәм www.patentrt.ru.

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 279-49-25.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International