Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара һәм төсле тимер калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләүне гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясый.
Хәзерге вакытта кара һәм төсле тимер калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә уңай динамика саклана.
Агымдагы ел башыннан әлеге эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар саны 3 данәгә, тимер калдыкларын әзерләү һәм эшкәртү пунктлары саны 16га арткан.
Шулай итеп, бүгенге көндә лицензияләр реестрында тимер калдыкларын җыю һәм эшкәртү буенча 486 пунктта эшчәнлек алып баручы 148 юридик зат һәм шәхси эшкуар исәпләнә. Шул ук вакытта аларның урнашу урыннарының бүленеше, гадәттәгечә, эре сәнәгать районнарына һәм тимер юл станцияләренә бәйле. Мәсәлән, Казан шәһәрендә тимер ватыкларын кабул итү буенча 140 пункт урнашкан, Яр Чаллы шәһәрендә – 79 пункт, Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт муниципаль районында – 37 пункт, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында – 27 пункт.
2020 елның 1 яртыеллыгында барлыгы 79 тикшерү үткәрелгән, шуларның 69ы – лицензия алырга теләүчеләрнең, лицензиатларның гаризалары буенча планнан тыш тикшерү, 7се – 2020 елга расланган график нигезендә (2020 елның гыйнвар-март чоры), 3се – планлы тикшерү үткәрү нәтиҗәләре буенча бирелгән күрсәтмәләрне үтәү буенча планнан тыш тикшерүләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләр үткәрүнең еллык планнарын әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 3 апрелендәге 438 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Татарстанда әлеге эшчәнлек төренә лицензиясе булган предприятиеләргә карата 2020 елның апрель-декабренә билгеләнгән 15 планлы тикшерү бетерелгән.
2020 елның 1 яртыеллыгында лицензияләү эше буенча Министрлыкның эш нәтиҗәләре белән тулырак Министрлык сайтында тулырак танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing.html.