Республикадагы 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшкуар дезинфекция чаралары сатып алуга субсидия өчен дәгъва белдерә ала

2020 елның 14 июле, сишәмбе

15 нче июльдән башлап эшчәнлеге персонал һәм кунаклар (клиентлар) белән озак вакытлы бәйләнештә булуны күздә тоткан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрүгә ярдәм итүнең яңа чарасын гамәлгә ашырыла башлый.

Субсидияләр персоналның һәм килүчеләр (клиентлар) арасында тыгыз һәм озак бәйләнешләрне күздә тоткан оешмаларга һәм, димәк, профилактик чараларны тәэмин итүгә зур чыгымнар күздә тоткан оешмаларга биреләчәк.

Чарадан өстәмә белем бирү өлкәсендә, физкультура-савыктыру өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерциясез оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары), санатор-курорт оешмалары файдалана ала.

Республикада турыдан-туры түләүсез ярдәм алуга гомуми 33 мең хезмәткәре булган якынча 11,5 мең оешма һәм шәхси эшкуар исәп тота ала. Субсидия 2020 елда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен санитария-эпидемиология таләпләрен тәэмин итүгә бәйле профилактика һәм дезинфекция чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер тапкыр бушлай нигездә бирелә.

Субсидия күләме профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрү максатларында чыгымнар өчен акча суммасы буларак билгеләнгән:

- башта 15 мең сум күләмендә;

- һәм агымдагы, 2020 елның маенда хезмәткәрләрнең санына тапкырланган 6,5 мең сум күләмендә тәшкил итәчәк.

Ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарлар, үз чиратында, 15 мең сум күләмендә субсидия алачак.

Субсидия алу өчен гаризаны электрон формада салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк, субсидиягә гариза 2020 елның 15 нче июленнән 15 нче августына кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International