Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразын формалаштыру эше алып барыла

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә 2021-2023 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразын формалаштыру буенча эш алып бара.

Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш фаразларын карау буенча видеоконференцэлемтә режимында ведомствоара эшче төркемнең көн саен утырышлары уза. Чарада Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстанстат, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнаша.

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан тәкъдим ителгән фараз күрсәткечләре 2021-2023 елларга Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең уртача сроклы фаразын эшләгәндә исәпкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International