2020 елның 8 нче июлендә Дәүләт Думасы өченче укылышта хокук ияләренә электрон формада патент алу, шулай ук интеллектуаль милек объектларын теркәгәндә өч үлчәмле модель материалларын теркәү мөмкинлеген бирәчәк закон проектын кабул иткән.
Кертелә торган төзәтмәләр «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Санлы мохитне норматив җайга салу» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында интеллектуаль милек объектларын дәүләт теркәвенә алу системасын камилләштерү, шул исәптән экспертиза срокларын кыскарту һәм аның сыйфатын арттыру максатларында әзерләнгән.
РФ Гражданлык кодексына кертелә торган төзәтмәләр нигезендә, яшерен уйлап табылган әйбер патентыннан тыш, саклык документлары аларны, ихтыярга карап, кәгазьдә алу мөмкинлеген саклап, электрон формада да бирелә башлаячак.
Моннан тыш, гариза бирүчеләр интеллектуаль милек объектларын дәүләт теркәвенә алуга гариза материалларына аларның өч үлчәмле модельләрен дә теркәп куя алачак. Уйлап табылган әйберләр, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре һәм товар билгеләре турында сүз бара.
Гариза бирүче тарафыннан гаризада тәкъдим ителгән өч үлчәмле модельләр Роспатент тарафыннан интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә генә файдаланылачак. Өч үлчәмле модельләрне бастырып чыгару күздә тотылмый.
Республиканың Икътисад министрлыгы цифрлы сервисларны һәм электрон документ әйләнешен актив гамәлгә кертүгә ярдәм итә. Инноваторлар һәм уйлап табучылар өчен грантлар алу һәм саклык документларын рәсмиләштерү буенча семинар-укулар, консультацияләр үткәрелә.
Республикада интеллектуаль милекне үстерү максатында, ТР Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-тикшеренү институты» ТР ДУП (https://patentrt.ru/) ярдәмендә «ТатПатент» цифрлы платформасы оештырылган, ул – проект һәм патент офисларыннан башлап конкурслар һәм грантларга гаризалар төзү сервисларына кадәр – әһәмиятле юнәлешләрне берләштерә, шулай ук интеллектуаль милек объектларын теркәгәндә ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә «ТатПатент» базасында Татарстан фәнни-тикшеренү институты базасындагы патент офисы белән хезмәттәшлек итү һәм патентны рәсмиләштерү өчен экспертиза әзерләүдә документларны онлайн-бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.