Әлмәт ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында алдынгылыкны бирми

2020 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, гадәттәгечә, 2020 елның гыйнвар-май айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.

Гомуми рейтингта Әлмәт муниципаль районы (1 урын), Казан шәһәре (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районы алдынгы урыннарны били.

Үз чиратында, Әтнә муниципаль районы рейтингта – 6, Саба районы 5 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр, башка районнар белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә һәм файдалануга тапшырылган торак мәйданының артуына бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, Татарстан буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 263,57 мең сум тәшкил иткән. Республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (1604,9 мең сум), Түбән Кама (665,7 мең сум) һәм Алабуга (555,3 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның 1 нче июненә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2,9% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.

Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Актаныш (0,69%), Әтнә (0,85%) һәм Мамадыш (1,03%) муниципаль районнарында, иң зурысы – Питрәч (5,77%), Биектау (3,61%) һәм Алабуга (3,51%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда җан башына исәпләгәндә 0,273 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (2,788 кв.метр), Лаеш (1,834 кв. метр) һәм Тукай (1,156 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International