Кредит акчасы зыян күргән тармаклардан бизнеска ярдәм итү буенча ике банк программасы – предприятиеләрне еллык 2% ставкасы белән ташламалы кредитлау һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакына процентсыз заемнар бирү юлы белән җәлеп итү нәтиҗәсендә бирелгән. Бүгенге көндә әлеге программалар буенча Татарстан эшкуарларыннан 8,9 млрд. сумлык барлыгы 3 260 гариза канәгатьләндерелгән.
Әйтик, республиканың 10 банкы тарафыннан хезмәткәрләрнең хезмәт хакы өчен якынча 2,4 млрд.сумлык 925 кредит алуга гариза хупланган. Хезмәт хакы түләүгә процентсыз кредитны икътисадның иң каты зыян күргән тармакларыннан берсендәге КУЭ субъектлары алырга мөмкин. Үз чиратында, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнәчәк, шул ук вакытта заемчы өчен алар нульгә тигез булачак. Процентсыз кредит 6 айга бирелә, 1 елга кредит бирелгән очракта, калган айларга ташламалы ставка – 4%.
1 нче июньдә башланган 2% еллык ташламалы кредит бирү программасы буенча Татарстанның 7 банкы 6,5 млрд. сумнан артык суммага 2 335 гариза канәгатьләндергән. Исегезгә төшерик, кредитларга зыян күргән тармаклардагы компанияләр һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар исәп тота ала. Ялланган эшчеләре булмаган шәхси эшкуарлар гына искәрмә булып тора. Шул ук вакытта кече һәм микробизнес предприятиеләре төп яки өстәмә ОКВЭД буенча зыян күргән тармаклар исемлегенә туры килергә тиеш. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны түли ала.
Шунысын да билгеләп үтик, кулланучылар өчен займ буенча ахыргы ставка 2% тәшкил итәчәк, калганын дәүләт субсидияли. Программа шартлары үтәлгән очракта, кредит буенча процентлар ай саен түләүне таләп итми, алар капитализацияләнә, ягъни төп бурычка өстәлә һәм кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, кредит бурычы белән бергә түләнәчәк. Ташламалы кредитны түләү срогы 2021 елның 30 нчы июненә кадәр. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең 90% ким булмаган өлешен саклаган предприятиеләргә кредит процентлары белән бергә гамәлдән чыгарыла – бөтен сумманы дәүләт түләячәк. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, заемчы ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак.