Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы карары проекты буенча гавами консультацияләр башланды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының «СП 2.4.2.<…> Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү һәм укыту, ял иттерү һәм савыктыру оешмаларын урнаштыру, карап тоту, аларның эш режимына карата санитар-эпидемиологик кагыйдәләр раслау турында»гы карары проекты буенча гавами консультацияләр уздыра.

Мөнәсәбәтләрдә катнашучы, мәнфәгатьле барлык затларга әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышып чыгарга чакырабыз:  https://mert.tatarstan.ru/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Проектта бизнес өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар кертә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык субъектларының нигезсез чыгымнарына китерә торган нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына  AV.Ponomareva@tatar.ru электрон адресы буенча юллавыгыз сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International