Татарстанда «Татарстанның илкүләм проектлары – 2020» фотоконкурсы дәвам итә. Фотоконкурс кысаларында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларның нәтиҗәләрен чагылдырган иң яхшы эшләрне сайлап алу планлаштырыла, түбәндәге номинацияләр буенча:
- «Хуплыйм» дип тавыш бирәбез»;
- «Элек булмаган»;
- «Кунакка чакырабыз»;
- «Чишелеш бар»;
- «Туры караш»;
- «Объективта – балалар»;
- «Республика файдасына, һәр кеше мәнфәгатьләрендә».
Конкурс берничә этапта уза. Хәзер иң яхшы эшләр район этабында сайлап алына. Фотоларны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре, муниципаль берәмлекләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссияләр, «Татмедиа» филиаллары сайлап ала. Шуннан соң фотолар республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк, анда җиңүчеләр билгеләнә.
Фотоконкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү һәм элемтә министрлыгы, төбәк проект офислары, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе. Конкурс республика җәмәгатьчелегенең игътибарын илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итүгә, Татарстанда аларны гамәлгә ашыру барышы турында халыкка хәбәр итүгә һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруга мониторинг ясауга юнәлдерелгән.
Фотоконкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, Татарстан Республикасында күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Конкурс шартлары белән җентекләбрәк «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2020» фотоконкурсы турындагы НИГЕЗЛӘМӘдә танышырга мөмкин.