2020 елның 30 нчы июнендә, 11:00 сәгатьтә «ТатПатент» платформасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән халыкара базарларга чыгу нияте булган, чит илләрдән заказчылар эзләүче һәм экспорт-менеджерлар өчен яңа кулланма инструментлар турында күбрәк белергә теләгән компанияләр өчен «Чит илләрдән заказчылар эзләү» дигән темага ачык сессия оештыра.
Исегезгә төшерик, «ТатПатент» платформасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстанның фәнни-техник мәгълүмат үзәге тарафыннан эшләнгән иде. Проект республика инноваторларына һәм бизнесменнарына инновацияле чишелешләр һәм перспективалы проектлар булдыруда һәм аларны эшләтеп җибәрүдә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Вебинарда катнашучылар Россия предприятиеләренең халыкара базарларга чыгуның иң нәтиҗәле практикалары белән җентекләп танышу мөмкинлегенә ия булачак; чит ил заказчыларын һәм сәүдә партнерларын (дилерлар, дистрибьюторлар, агентлар һ.б.) ничек эзләргә һәм алар белән эшне ничек итеп дөрес оештырырга кирәклеген беләчәк; продукцияне чит илләрдә таныту өчен заманча сату каналларыннан файдаланырга өйрәнәчәк.
Сессия спикеры булып «Деларей» консалтинг компаниясе генераль директоры, Кече һәм урта экспортерлар ассоциациясенең башкарма директоры, «Россия экспортерлары» бердәм мәгълүмат порталының баш мөхәррире Юрий Шурыгин чыгыш ясаячак.
Сессиягә теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://tcnti.timepad.ru/event/1337794/
Элемтә өчен җаваплы зат: Санников Максим
Телефон: +7 843 280 04 44
+7 937 286 02 08 (кәрәзле)