Чүпрәле районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчесе Бикчуров Равил фермер хуҗалыгы үстерүгә 5 млн. сум күләмендә ташламалы кредит алган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия Фонды кредит буенча поручитель булып тора. Поручительлек суммасы 850 мең сум тәшкил итә.
Чүпрәле муниципаль районының Олы Чынлы авылыннан эшкуар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә – үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Бурычка акча алучының төп җитештерү активы – ашлык, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үстерү һәм сату өчен кулланыла торган җир. Җәлеп ителгән кредит акчасы авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сатып алуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта эшкуар республика халкына һәм предприятиеләренә үз үсемлекчелек продукциясен сата.
Поручительлек Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «Авылда эшкуарлык» ташламалы программасы кысаларында бирелгән, әлеге программаны республикада Икътисад министрлыгы гамәлгә ашыра. 2020 ел башыннан бирле программа буенча 24,6 млн. сумлык 14 поручительлек бирелгән
«Авылда эшкуарлык» программасы республикада авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бизнесын үстерү өчен махсус эшләнгән. Ташламалы продуктта авыл җирендә эшчәнлек алып баручы КФХ, шәхси эшкуарлар, кооперативлар һәм эшкуарлар катнаша ала. Әлеге продукт буенча Фондның поручительлек күләме кредит суммасының 70%ын тәшкил итә. Бүләкләү буенча ставка минималь – 0,5%, Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 5 млн. сумга кадәр җитә.
Программага ихтыяҗ елдан-ел арта. Авыл эшкуарларының күбесе инде берничә тапкыр Фонд ярдәме алган. Ел башыннан бирле программа буенча эшкуарлар 51, 5 млн.сум акча җәлеп итә алды, дип билгеләп үтте Фонд директоры Тимур Тимергалиев.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда әлеге программа кысаларында якынча 77 млн.сумлык 35 поручительлек бирелгән, шул ук вакытта кредитларның гомуми суммасы 243,5 млн.сум тәшкил итә.