Июньнең беренче яртысында гына да эшкуарларның Маркетинг үзәге ресурсындагы табышы 9,4 млрд. сум тәшкил иткән. Үзәк КУЭ субъектлары продукциясен сату өчен ихтыяҗны стимуллаштыру, яңа базарлар һәм каналлар эзләү инструменты булып тора. РМҮ эш концепциясе шулай ук ачыкланган инвестиция юнәлешләрен үзләштерүне дә күздә тота. Килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, РМҮ ресурсларын кулланганда эшкуарларның яңа клиентлардан заказлар алу, җитештерүне эш белән йөкләү, бизнесны нульдән башлап җибәрү, эш урыннары булдыру һәм кооперация эчендә элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килә.
2020 елда Республика маркетинг үзәге ресурслары аша Татарстанның 2100дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты табыш алган. Алар – республиканың барлык районнарындагы вәкилләр. Иң актив кулланучылар – Казан шәһәре, Тукай, Теләче, Актаныш районнарындагы тәэминатчылар. РМҮ ресурслары аша республика тәэминатчыларына тәкъдим ителгән яңа базарларның берсе – тарифлары җайга салынулы оешмаларның сатып алу базары. 2020 елның маеннан июнь аена кадәрге чорда җайга салынулы оешмалар тарафыннан 913 млн. сумнан артык суммага 575 заказ урнаштырылган.
Исегезгә төшерик, Республика маркетинг үзәге (РМҮ) 2019 елның 5 нче маенда оештырылган иде. 2019 елда РМҮ аша 2500дән артык тәэминатчы 21 млрд. сумнан артык табыш алган. Үзәк эшчәнлеге Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрүгә этәргеч ясауга юнәлдерелгән. Маркетинг үзәге инструментлары, «Биржа мәйданчыгы» сатып алу модуленә берләшкән электрон мәйданчыклардан тыш, бөтен илнең иң эре сатып алучылары тарафыннан урнаштырылган заказлар турында мәгълүмат бирү системасын, укыту системасын, продукция тәкъдимнәре каталогын һәм җирле тәэминатчыларны сатып алуларда катнашырга этәрүче башка инструментларны үз эченә ала.
Моннан тыш, РМҮ сатып алу модуле намуслы көндәшлек мохитен үстерү инструменты да булып тора. Ул, тотрыклы керем алучы партнерлар белән тигез шартларда сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
РМҮ ресурслары турында өстәмә мәгълүматны http://rmcrt.ru сайтында алырга яки «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел: 8 (800) 700-98-73 (тәүлек әйләнәсе эшли), +7 (843) 212-13-19, e-mail: mc@mail.zakazrf.ru
Шулай ук әлеге электрон ресурсларда эшләү турында атна саен (пәнҗешәмбе көнне, 15.30) онлайн режимында бушлай укыту семинарларында да белешмә алырга була. Теркәлү өчен электрон адрес: http://rmcrt.ru/ - «Мәгълүмат» - «Вебинарлар» бүлеге.