ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск муниципаль районында эш визиты белән булды.
Район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә ул «Зеленодольск» сәнәгать паркында, аерым алганда, төзелә торган «Wildberries» һәм «Ozon» склады комплексларында, Х5 Ритейл Групп күпләп-бүлү үзәгендә, гамәлдәге резидентлар – электр энергиясен һәм щит җайланмасын үлчәү чараларын җитештерү һәм җыю буенча «Промэнерго» компаниясендә, дару чараларын фармацевтик җитештерү белән шөгыльләнүче «Татфарм» ҖЧҖдә булды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов «Зеленодольск» сәнәгать паркы эшен югары бәяләде. «Мәйданчык бик яхшы үсеш ала, актив төзелеш бара, моңа сөенмичә мөмкин түгел. Шул ук вакытта без хәзер, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә, интернет-сәүдәнең яхшы импульс алуын аңлыйбыз. Федераль компанияләрнең нәкъ менә Зеленодольск районында нигезләнүе – безнең җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен зур мөмкинлек һәм, әлбәттә инде, җирле халык өчен яңа эш урыннары барлыкка килә», – дип билгеләп үтте министр.
«Әзер инфраструктурасы булган 100 гектар җир – безнең өчен зур горурлык. Без, район буларак, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика хөкүмәте, монда резидентлар булсын һәм алар үссен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – дип өстәде Михаил Афанасьев.
Шуннан соң Зеленодольск шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министрына «Прайм» АХК ҖЧҖ контактсыз үлчәү җиһазларының сынау үрнәген күрсәттеләр, ул кешенең битлеге булу-булмавын һәм тән температурасын автомат тикшерә.
Шулай ук сәфәр кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ һәм «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ булды. Шәһәрдә һәм райондагы территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә дә булды.