2020 елның беренче биш аенда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының бизнес өчен КФҮ үзәкләрендә 4500 артык хезмәт күрсәтелгән. Росреестр, Салым хезмәте оешмалары күрсәтә торган хезмәтләр, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары аеруча кирәкле булган.
Агымдагы елда ярдәм сорап 957 эшкуар һәм физик зат мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 70 кешегә күбрәк. Үз чиратында, 2020 ел башыннан бирле республика эшкуарларына һәм физик затларга 4500 артык хезмәт күрсәтелгән.
Аерым алганда, күпфункцияле үзәккә килүчеләр күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу, үзмәшгуль, шәхси эшкуар яки ҖЧҖ буларак теркәлү һәм салым исәбенә кую, дәүләт ярдәме алу, шул исәптән микрозайм алу буенча да мөрәҗәгать иткән.
Бизнес өчен КФҮ күрсәтелә торган иң кирәкле хезмәтләренең берсе – икътисадның зыян күргән тармаклары исемлегенә кермәгән һәм табышы 30%ка кимегән, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ республика эшкуарлары өчен «Бер процентлы» микрозайм бирү. Займ 3 айдан башлап 3 елга кадәр бирелә. Микрозаймның суммасы 100 меңнән 2 млн. сумга кадәр. Ел башыннан бизнес өчен КФҮ тарафыннан ташламалы микрозайм алу буенча 44 консультация үткәрелгән, микрозаймга 40 гариза кабул ителгән.
Бизнес өчен күпфункцияле үзәк Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28) урнашкан. Анда 6 кабул итү тәрәзәсе эшли, биредә эшкуар «бер тәрәзә» режимында 100дән артык хезмәттән файдалана ала.