Әлеге карар 2020 елның 8 нче июнендә 166 номерлы федераль закон кысаларында кабул ителгән, ул, төп эшчәнлектән тыш, файдалы казылма чыгару (сату) һәм акциз товарларын җитештерү (сату) белән шөгыльләнүче КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр ача.
Закон нигезендә, төп эшчәнлектән тыш, РФ Хөкүмәте карары буенча файдалы казылма чыгаруны яки акциз товарларын җитештерү һәм сатуны гамәлгә ашыра торган КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә чикләүләрне бетерү күздә тотыла. Тиешле үзгәрешләр кабул ителгәнчегә кадәр, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы федераль закон һәм РФ Бюджет кодексы нигезендә алкогольле продукция белән сәүдә итүче эшкуарларга ярдәм күрсәтүгә турыдан-туры тыю каралган иде, бу исә, икътисадның зыян күргән тармагы булуына карамастан, күп кенә рестораннар һәм кунакханәләрне дәүләт ярдәменнән мәхрүм итә иде. Хәзерге вакытта әлеге үзгәрешләр РФ Хөкүмәте карамагына кертелә һәм, тиешле карар кабул ителгән очракта, мондый эшкуарлар гамәлдәге финанс ярдәменнән файдалана алу хокукына ия булачак.
Моннан тыш, закон нигезендә кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук 2018 ел өчен салым хисаплылыгын вакытында тапшырмаган шәхси эшкуарларга, аларның КУЭ бердәм реестрына кертелмәгән булуы сәбәпле, финанслау программаларыннан файдалану мөмкинлеген тудыру күздә тотыла. Мондый предприятиеләр һәм шәхси эшкуарлар 2018 ел өчен кирәкле мәгълүматларны 2020 елның 30 нчы июненнән соңга калмыйча тапшыру шарты белән реестрга эләгәчәк.
Закон нигезендә, КУЭ субъектлары тарафынна дәүләт яки муниципаль милектә булган күчемсез мөлкәтне арендалау өлешендә дә үзгәрешләр булган. Законның бер статьясында сатып алучы – КУЭ субъекты белән дәүләт яки муниципаль хакимият органы арасында мөлкәт сатып алу хокукы белән аренда мөнәсәбәтләре турында әйтелә. Хәзер, гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, сатып алучы мөрәҗәгать иткән көннән башлап 30 көн дәвамында, сатучы сату-алу килешүе буенча өстәмә килешү төзергә тиеш, анда алты айдан башлап унике айга кадәр түләүне кичектерү шарты карала. Закон нигезендә штраф санкцияләрен куллану, шулай ук нинди дә булса өстәмә түләүләр билгеләү рөхсәт ителми.