Татарстанның коммерциясез оешмалары өчен консультация видеокурслары башланды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Коммерциясез оешмалар өчен коронавирус пандемиясе кысаларында онлайн-консультацияләрнең артуы сәбәпле, коммерциясез оешмалар эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча видеокурслар эшләү турында карар кабул ителде. Проектны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге, Инновацияле үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге (Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге), Казан (Идел буе) федераль университеты, «Генезис» мәгариф үзәге, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырды.

Кыска гына өйрәтә торган видеокурслар юридик аспектларны, бухгалтерлык һәм салым исәбе, аудит, хакимият органнары һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән хезмәттәшлек, волонтерлык оешмалары белән эшләү мәсьәләләрен ача.

Барлыгы 31 онлайн-дәрес эшләнгән, аларның һәркайсы 2-4 минут дәвам итә.

Видеоматериаллар белән Вконтактеда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгенең рәсми төркемендә танышырга мөмкин:  https://vk.com/videos-106025534

Онлайн-курслар «НКО-edu» коммерциясез оешмаларны тотрыклы үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, укыту материаллары һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм яңа эш башлаучыларга да, эшләүче белгечләргә дә файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International