Әлмәт 2020 елның гыйнвар-апрель айларында районнарның социаль-икътисадый үсеш лидеры булган

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар-апрель айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.

2020 елның гыйнвар-апрель айлары өчен гомуми рейтингта Әлмәт муниципаль районы (1 урын), Казан (2 урын) һәм Яңа Чишмә (3 урын) муниципаль районы алдынгы урыннарны били.

Алабуга муниципаль районы рейтингта – 12, Зеленодольск һәм Теләче 10 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр башка районнар белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюе белән бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча уртача төяп җибәрелгән продукция күләме 216,85 мең сум тәшкил итә, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (1362,1 мең сум), Түбән Кама (561,7 мең сум) һәм Алабуга (438,9 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның 1 нче маена республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,88% тәшкил итә. 36 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.

Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,45%), Мамадыш (0,73%), Чүпрәле һәм Кама Тамагы (0,75%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданы 0,241 кв. метр тәшкил иткән. Иң зур мәйдан Питрәч (2,709 кв. метр), Лаеш (1,690 кв. метр) һәм Биектау (0,942 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп ТР Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2020-godu.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International