ТР Икътисад министрлыгы онлайн-чараларында 40 меңнән артык бизнес вәкиле катнашкан

2020 елның 29 мае, җомга

29 нчы марттан башлап, Татарстанның Икътисад министрлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан эшкуарлары өчен «Адаптация технологияләре» дип аталган кризиска каршы онлайн-мастер-класслар сериясен эшләтеп җибәргән иде. Проект эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру һәм кризис нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен булдырылды.

Мастер-классларны башлап җибәргәннән бирле аларны 34 меңгә якын бизнес вәкилләре караган. Катнашучылар товарлар һәм азык-төлек продуктларын онлайн-китерү, нәтиҗәле курьер челтәрен формалаштыру механизмнары һәм аны алга этәрү принциплары, корпоратив бәхәсләрне хәл итүнең юридик аспектлары, үз-үзеңне изоляцияләү чорында клиентларны һәм керемнәрне саклау ысуллары, ПАНДЕМИЯ (КРИЗИС) чорында көчләрне югалтмыйча өйдә кием җитештерүне оештыру һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышкан. Барлык уку-укыту программасы дәвамында катнашучыларга кризис мәсьәләләрен хәл итү тәҗрибәсе булган экспертлар ярдәм итеп торган.

Моннан тыш, 26 нчы майда узган «Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» дигән онлайн-форумда тагын 6 мең эшкуар катнашкан. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүгенге мөһим бурыч – икътисадны тотрыклыландыру. «Күп кенә бизнес вәкилләре, барлык кирәкле санитар таләпләрне үтәп, үз эшчәнлеген башлап җибәрде инде. Әлбәттә, бизнесның барлык өлкәләре дә эшкә тулысынча керешә алмый. Без бу мәсьәләне даими контрольдә тотабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» онлайн-форумы Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга багышланды һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән иде. Әлеге чара кысаларында бөтен илдән эшкуарлар, экспертлар һәм аналитиклар бер урында очрашты һәм көн дәвамында тәҗрибә, эш кейслары һәм кризис шартларында бизнес алып бару турында файдалы практик мәгълүмат белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International