WILDBERRIES компаниясе маркетплейста ничек итеп үз бизнесыңны башлап җибәрергә кирәклеге турында сөйләячәк

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы, e-commerce базарының эре вәкиле WILDBERRIES белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен «Welcome-тренинг: WILDBERRIES маркетплейсында ничек итеп бизнес төзергә» дигән темага семинар-уку әзерләде.

Икътисадта кризис вәзгыяте интернет-сәүдәнең тотрыклы үсешенә этәргеч бирде. Соңгы 3 айда республикада товар белән тәэмин итүчеләр саны һәм аларның сату күләме Wildberries онлайн-мәйданчыгында 3 тапкырга арткан.

Вебинар программасы электрон мәйданчык эшенең принциплары һәм өстенлекләре белән танышуга, китереп тору һәм сату белән идарә итү өлешендә маркетплейс мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Эшкуарлар маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә үз товар әйләнешен ничек күтәрергә кирәклеге хакында беләчәк.

Вебинарда үз бизнесларын онлайн-пространствода башларга ниятләгән эшкуарлар катнаша ала – мондый эшкуарлар өчен Wildberries компаниясе товарларны теркәүнең һәм мәйданчыкка товар кертүнең гадиләштерелгән механизмын әзерләгән.

Семинар-уку барышында эшкуарлар модераторга үз сорауларын бирә алачак.

Вебинар 2020 елның 3 нче июнендә 12:00 сәгатьтә узачак.

Белем бирү вебинарында катнашу һәм электрон почтага тиешле сылтама алу өчен https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1324725/ сайтында теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Wildberries – Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры, ул базарда 15 ел эшли. Компаниянең эшчәнлек географиясе җиде илне үз эченә ала: Россия, Польша, Словакия, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан. Wildberries әйләнеше 2019 елда 88%ка арткан һәм 223,5 млрд сумга җиткән.

Компаниядә 53 меңнән артык хезмәткәр эшли. 2019 елның декабренә алынган мәгълүматларга караганда, Wildberries платформасында көн саен 750 мең заказ рәсмиләштерелә. Заказ бирү пунктларының үз челтәре җиде илдә 7,5 меңгә якын нокта тәшкил итә, шуларның 90ы Татарстан территориясендә урнашкан.

Wildberries ассортиментында 40 000 Россия һәм чит ил брендларыннан 4 млн SKU товары бар: кием-салым һәм аяк киеме, аксессуарлар, бьюти-товарлар, балалар товарлары, техника һәм электроника, йорт өчен товарлар, зәркән бизәнү әйберләре, азык-төлек продуктлары, китаплар һәм башкалар. Товарларның 45% тирәсе Россиядә җитештерелгән. 

Компания 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Forbes» рейтингында 1 нче урынны били. Дүртенче ел рәттән Wildberries, Data Insight аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, онлайн-сату күләме буенча Россиянең иң эре интернет-кибете санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International