«Зеленодольск», «Түбән Кама», «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә яңа резидентлар арткан

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Зеленодольск», «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды.

Чарада ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Карау нәтиҗәсендә дүрт инвестиция проекты хупланды.

Аларның икесе «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак. Аерым алганда, агымдагы елның апрелендә резидент булган «Айрон Индастри Компани» өстәмә рәвештә тукылмаган катламнан бер тапкыр кулланыла торган стериль булмаган медицина битлекләре җитештерәчәк. «Восток Волга Сталь» ҖЧҖ-3D коймаларының панель секцияләрен эшли.

«Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә дә яңа резидент барлыкка килгән. Ул «Гринпласт» ҖЧҖ булачак, анкер пластиннар һәм вак чебен ятьмәләре өчен беркетмәләр җитештерергә планлаштыра.

Ясалма медицина интеллекты булган мобиль флюорография телемедицина комплекслары җитештерү буенча дүртенче проектны «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә «ТатТелеМед» ҖЧҖ гамәлгә ашыра.

Көтелә торган инвестицияләр күләме 170,6 млн. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән капиталь кертемнәр күләме – 100 млн. сумнан артык, ә яңа эш урыннары саны – якынча 150.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International