ТР Икътисад министрлыгы Россия эшкуарлыгы көнендә бизнес өчен масштаблы онлайн-форум үткәрәчәк

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия эшкуарлыгы көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бизнес өчен масштаблы онлайн-форум үткәрәчәк. Бөтен илдән эшкуарлар, экспертлар һәм аналитиклар бер урында очрашачак һәм көн дәвамында тәҗрибә, эш кейслары һәм кризис шартларында бизнесны алып бару турында файдалы практик мәгълүмат белән уртаклашачак.

«Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» онлайн-форумы Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга багышланган һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән. Чарада катнашучылар өчен берничә активлык оештырылачак, алар арасында: республиканың югары дәрәҗәле затларының мөрәҗәгате  һәм котлау сүзләре; кыска нотыклар форматында спикерлар чыгышы; «Татарстан эшкуарлыгы тарихы» бизнес-квизы, рейтинглы интеллектуаль уен. Җиңүчеләр туры эфирда кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Форумның спикерлары: «ТранТехСервис» ДК Директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев, «ЭССЕН ПРОДАКШН АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев һәм башкалар. Эшкуарлар һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә уртаклашачак һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәк. Чара дәвамында чатта агымдагы шартларда бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү буенча экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак.

Онлайн-форум Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә оештырыла.

Чара ZOOM платформасында YouTube трансляциясе белән узачак.

Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Чараның тулы программасы биредә тәкъдим ителгән.

Трансляциягә сылтама: https://youtu.be/MZQ9X9JFlF0

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International