Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга бизнес белән беррәттән ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Теркәлгән коммерциясез оешмалар саны буенча Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы алдынгы позицияләрнең берсен алып тора. Әйтик, 2020 елның 1 нче гыйнварына Татарстан Республикасында 5 847 коммерциясез оешма теркәлгән. Бүген социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга, зыян күргән тармаклар белән беррәттән, салымнар һәм иминият кертемнәрен кичектереп түләү мөмкинлеге, аренда түләүләрен кичектереп тору һәм елына 2% белән ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар.

2002 елдан башлап коммерциясез оешмалар өчен төрле яклап дәүләт ярдәме күрсәтелә. Алар өчен грант ярдәме, максатчан финанслау, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен конкурс нигезендә субсидияләр бирү өлешендә норматив-хокукый база булдырылган. РФ Президентының 2020 елның 15 нче маендагы йөкләмәсе буенча, коммерциясез оешмаларга кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен каралган ташламалар һәм чаралар кагыла. Аерым алганда, 1 нче июньгә кадәр социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен салымнар һәм иминият түләүләрен исәптән төшерелергә тиеш.

Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 1 нче апреленнән 1 нче октябренә кадәр югарыда билгеләнгән предприятиеләр өчен биналар һәм күчемсез милек объектларын арендага алган өчен түләүне, шулай ук әлеге позицияләр буенча бурычларны кичектереп торучы документлар пакеты кабул ителгән һәм гамәлгә кертелгән. Пандемиядән зыян күргән социаль юнәлешле коммерциясез берләшмәләрнең аренда түләве буенча бурычлары 2023 елның 1 нче гыйнварына кадәр түләнергә мөмкин.
 

Шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен елына 2% белән ташламалы кредит та бирелә. Кредит суммасы түбәндәге формула буенча исәпләнә:

(1 минималь хезмәт хакы күләме + 30% социаль кертем) * 2020 елның 1 июненә хезмәткәрләр саны * 6 ай.

Кредит тулы суммасы белән түгел, ә айларга бүленгән траншлар белән бирелә:

бер минималь хезмәт хакы + ярты ел дәвамында һәр хезмәткәргә иминият кертемнәре.

Кулланучылар өчен ахыргы ставка 2% тәшкил итәчәк, калганын дәүләт субсидияли. Кредит буенча процентлар капитализацияләнә, ягъни төп бурычка өстәлә һәм ай саен түләү зарурлыгыннан башка гына аның белән бергә түләнә. Кредитны түләү срогы – 2021 елның 1 нче апреле. 2020 елның 1 нче июненә штат исәбеннән кредит килешүе гамәлдә булган һәр ай ахырына хезмәткәрләр санын 90% дәрәҗәсендә саклаган предприятиеләргә кредит һәм процентлар тулысынча исәптән алыначак. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, эшкуар ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак. Кредитны хезмәт хакын түләүгә дә, элегрәк алынган процентсыз займны рефинанслауга яки түләп бетерүгә дә тотылырга мөмкин.

Социаль эшкуарлыкны популярлаштыру өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосы буларак Социаль өлкә инновацияләр үзәге булдырылды. Үзәк социаль юнәлешле бизнеска консультация ярдәме күрсәтә, Казан федераль университеты белән берлектә, коммерциясез оешмалар өчен семинар-укулар уза. Коммерциясез оешмаларның хакимият органнары, бизнес-бергәлек, иҗтимагый советлар, бюджет учреждениеләре һәм инициативалы гражданнар белән үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Үзәк эшкуарлар өчен мәгълүмати ачыклык, керем арттыру темалары буенча ликбез уздыра.  

Инфраструктура ярдәме кысаларында, 2017 елдан башлап, Татарстанда коммерциясез оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләре эшли, алар коммерциясез оешмаларны укыта, алар өчен консалтинг һәм алар эшчәнлеген алып баруны гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Буада, Чистайда һәм Кукмарада шундый алты үзәк эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International