Татарстанда «Саба» индустриаль паркы төзелеп беткән

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстанда «Саба» индустриаль паркы төзелеп беткән, проектны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 307,2 млн.сум акча бүлеп бирелгән, шулай ук 77,2 млн. сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән. Парк төзелеше «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган, программа нигезендә КУЭ субъектлары өчен производство мәйданнарыннан һәм биналарыннан ташламалы файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында КУЭ субъектларына ярдәм итү буенча илкүләм проектның бер өлеше булган «Саба» индустриаль паркын төзү эшләре тәмамланган. Парк төзелешенә федераль бюджеттан – 248,8 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 58,4 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шулай ук 77,2 млн. сум күләмендә шәхси инвестицияләр дә җәлеп ителгән.

Хәзерге икътисадый шартларга карамастан, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планлы режимда үтәлә. Финанслау индустриаль паркны кирәкле инженер инфраструктурасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Арендага бирү өчен әзер булган производство биналарының гомуми мәйданы 3500 кв. метр тәшкил итә. Төзелгән челтәрләр паркны, 5.5 МВт кадәр арттырып, 4,5 МВт күләмендә электр энергиясе белән тәэмин итә ала, газ белән тәэмин итү күләме – сәгатенә 2,2 мең куб.метр һәм су белән тәэмин итү – тәүлегенә 1,5 мең куб. метр.

Татарстанда индустриаль парклар эшкуарларга инфраструктур ярдәм күрсәтү объектлары булып тора. Аларның резидентлары өчен уңайлы нигездә эш башлап җибәрү һәм аны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган: инженерлык челтәрләре уздырылган, производство биналары һәм автомобиль юлы төзелгән. Сәнәгать инфраструктурасы объектлары республикада яңа производстволар ачарга, аларда эш урыннары булдырырга ярдәм итә, бу исә бүгенге көндә өстенлекле бурыч булып тора.

Хәзерге вакытта парк территориясендә 4 резидент эшли, 50 эш урыны булдырылган. Моннан тыш, 5 предприятие белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, аларга агымдагы елда җир кишәрлекләре биреләчәк. 2024 елга «Саба» индустриаль паркында 22 резидент-предприятие урнашачак, ә булдырылган эш урыннары 500 кадәр җиткереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгына, Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы нигезендә, эшкуарлыкка, сәнәгать паркларына һәм мәйданчыкларына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасының 100 объекты булдырылды.

Әлеге индустриаль (сәнәгать) паркларда урнашу өчен гаризаны «ФАСТРЕК» порталында  https://фасттрек.рф/, «Мөлкәти ярдәм» бүлегендә бирергә була. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен булдырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. Бөтен процесслар цифрлы рәвештә бара, эшкуар порталдагы «Шәхси кабинет»ы аша гариза үтәлешен тикшереп тора ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International