14 нче май көнне Илкүләм проектлар турында мәгълүмат җиткерү һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең ТР муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләр белән уртак утырышы булды.
Утырыш кысаларында илкүләм проектлар кысаларында республиканың муниципаль берәмлекләрендә төзелә торган объектларда эшләрнең барышы, махсус санитар-эпидемиологик хәл шартларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чаралары һәм тәртибе, шулай ук бу шартларда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан доклад белән министр урынбасары Айрат Шәмсиев чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга республика министрлыклары һәм муниципаль районнары порталларын алып бару буенча эшләрнең агымдагы торышына анализ ясады, илкүләм проектлар турында хәбәрдарлыкның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте һәм сайтлар структурасы буенча, дизайн үзенчәлекләреннән контентка кадәр бердәм стиль эшләү зарурлыгына басым ясады.
Ул шулай ук агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап «Илкүләм өстенлекләр» дигән автоном коммерциясез оешма эшчәнлеге турында да сөйләде, әлеге оешма илкүләм проектлар буенча коммуникация эшләрен һәм аларда әзерләнгән брендуктагы координация эшләрен гомуми координацияли, әлеге брендбукны илкүләм проектлар нигезендә файдалануга кертелгән яки төзелә торган объектларда мәгълүмат урнаштырганда, шулай ук гражданнарга һәм оешмаларга хезмәт күрсәткәндә кулланырга кирәк.