Икътисад министрлыгы Delivery Club белән берлектә һәр татарстанлыга әзер ризыкларга заказ биргәндә 10% ташлама бирүче акцияне башлап җибәрә

2020 елның 15 мае, җомга

Икътисад министрлыгы, «КУЭны үстерү һәм ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» һәм Delivery Club әзер ризыклар китерү агрегаты белән берлектә, Республика рестораннарыннан әзер ризыкларга заказ биргәндә һәр татарстанлыга 10% ташлама алу мөмкинлеге бирә торган акцияне башлап җибәрә. Ташлама 18 нче майдан CRPP промо коды буенча гамәлдә булачак. Акция COVID-19 пандемиясе шартларында китереп бирү хезмәтләрен күрсәтә башлаган Татарстан рестораторларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Элегрәк Үзәк азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр бирү сегментында эшләүче эшкуарларның ризык китерү сервислары комиссияләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарын 100% субсидияләү программасын башлап җибәргән иде.

12 нче майдан башлап, республиканың күпчелек предприятиеләре эшләрен торгызып җибәрде. Әмма, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының югары дәрәҗәдә булуы сәбәпле, җәмәгать туклануы нокталары һәм рестораннар килгән кунаклар өчен әлегә ябык булып кала.  Шуның белән бергә, эш урыннарында туклануны оештыру өчен әзер ризыкларга заказлар арткан. Акция, 500 сумнан артыграк бәягә заказ биргән очракта, һәр заказны 10% арзанрак алу мөмкинлеген бирә. CRPP промокодын 1 кешегә көнгә 3 тапкырдан артык кулланып булмый. Акциянең гамәлдә булу вакыты: 2020 елның 18 нче маеннан 1 нче июненә кадәр. Акциягә 284 ресторан кушылган, географиясе Казан, Зеленодольск, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен колачлый. Акциядә катнашучы рестораннар исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.

 CRPP,  промокоды Татарстан Икътисад министрлыгына караган «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» атамасындагы сүзләрнең баш хәрефләреннән ясалган, элегрәк Үзәк азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр бирү сегментында эшләүче эшкуарларның ризык китерү сервислары комиссияләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарын 100% субсидияләү программасын башлап җибәргән иде. Субсидия 2020 елның апрель һәм май айлары өчен чыгымнарны каплау өчен бирелә, чикләү чаралары сакланган очракта, программа дәвам итәчәк.

Бу чара әлеге сегментта эшкә сәләтлелекне һәм мәшгульлекне саклауга, әзер ризыкларны һәм азык-төлек продуктларын бизнес өчен минималь чыгымнар белән китереп бирүне оештыруга юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 28 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Субсидия алу өчен, Татарстанның Икътисад министрлыгында аккредитация узган азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервисларында товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыру турында килешү булырга тиеш. Е-commerce базарының һәм китереп җиткерү сервисларының эре уенчылары программага кушылган инде. Субсидия алачак зат чит ил юридик заты булып тормаска һәм төбәк бюджетына карата бурычлары булмаска тиеш. Акциз товарлары сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар, шулай ук кредит, иминият оешмалары, ломбардлар һәм уен йортлары операторлары әлеге субсидиягә исәп тота алмый.

Бүгенге көнгә компенсация мәсьәләләре буенча Үзәккә 65 эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Үзәктә гаризалар кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре аша да кабул ителергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International