ТР Икътисад министрлыгының «Сыналган бизнес» санлы проекты Россия төбәкләрендә «Смартека» платформасы аша җәелдереләчәк

2020 елның 15 мае, җомга

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган Бизнес һәм күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы «Цифрлы үсеш» номинациясендә фаворит булган. Проект кече бизнеска административ басымны киметүгә, күзәтчелек таләпләре бозылуны кисәтүгә һәм үзмәшгульлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән. «Сыналган бизнес» эшкуарлык һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге хокуклар турында түләүсез мәгълүмат-консультация ярдәм алу мөмкинлеген дә бирә, моңа эксперт аңлатмалары да, әлеге өлкәләрдә кулланма инструкцияләр дә керә.

Шулай ук республиканың «Бергә булдырабыз» проекты да югары бәяләнгән, ул «Социаль иминлек» номинациясендә җиңүче булган. Практика мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирүгә, мөстәкыйль тормыш алып бару һәм үз юнәлешеңне табу, уңышлы шәхес булып формалашуга, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә торган шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Проект ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

Җиңүче практикалар «Смартека» — социаль-икътисадый үсеш буенча төбәкләрнең нәтиҗәле идарә чишелешләре белән алмашу буенча цифрлы платформада урнаштырылачак һәм федерациянең башка субъектларына тиражлау өчен тәкъдим ителәчәк.

2019 елда конкурска Россиянең 80 төбәгеннән гариз килгән, гомуми исәптә карап тикшерүгә 1400дән артык гариза тапшырылган. Узган елдагы кебек үк, конкурста Идел буе федераль округы төбәкләре иң зур активлык күрсәткән – 370дән артык гариза алынган, шуларның 80е – Татарстаннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International