Эшкуарлар интернет-кибет оештыру буенча бушлай вебинарларда катнашырга чакырыла

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Эшкуарларны Covid-19 шартларында интернет-кибет оештыру күнекмәләренә өйрәтү максатында «iShop-Start – нульдән башланган Интернет кибете» дигән онлайн-интенсив узачак. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Эшлекле кешеләр берлеге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган чара 2020 елның 18-22 нче май көннәрендә булачак.

Укыту 5 вебинардан торачак. Катнашучылар интернет-сәүдә нигезләренә, сайт структурасын, товарлар йөкләнешен, интернет-кибетне җыю һәм төзәтү, реклама стратегиясенә өйрәнәчәк.

Чарада катнашу – бушлай. Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.

Вебинарларның трансляция язмалары һәм материаллары МОЙБИЗНЕС.РФ сайтында урнаштырылып, ирекле файдалануда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International