ЗАБИЗНЕС.РФ платформасы күзәтчелек органнары эше буенча эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Әлеге платформа хокук саклау органнары ягыннан үзләренә басым ясалуга бәйле рәвештә эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен электрон ресурс булып тора.

Әлеге платформа эше бизнеска административ басымны киметүгә, бизнес белән хакимият арасында конструктив диалог үстерүгә, хокук саклау органнары эшчәнлегенең үтәкүренмәлелек дәрәҗәсен камилләштерүгә һәм арттыруга, Россиядәге инвестиция климатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

www.ЗАБИЗНЕС.РФ платформасы Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Элемтә министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Генераль прокуратурасы, Россия Тикшерү комитеты белән берлектә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International